+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
17 июнь 2020, 11:22

Күп эшләнә, ә бурычлар тагын да зуррак...

Русия Президенты Владимир Путинның “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы Указына ярашлы ил буенча социаль-икътисади үсешне күз уңында тоткан гомумдәүләт проектлары кабул ителде.

Русия Президенты Владимир Путинның “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы Указына ярашлы ил буенча социаль-икътисади үсешне күз уңында тоткан гомумдәүләт проектлары кабул ителде. Коронавирус белән бәйле вәзгыять нәтиҗәсендә аерым тармакларда гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру күпмедер дәрәҗәдә авырлашты.
Әйтик, “Кече һәм уртача бизнес, шәхси малтабарлык башлангычларына ярдәм” дигән гомумдәүләт проекты билгеле үзенчәлекләргә ия булганлыктан (күпчелек малтабарлык субъектларының сәүдә, хезмәт күрсәтү, туризм һ.б. юнәлештә эшләве һәм бу тармакларда эшчәнлекнең берничә айга тукталуы), хәлләр катлауланды. Башкортстан Хөкүмәте бу җәһәттән малтабарлыкка ярдәм итү буенча кичектергесез чаралар планын булдырды. Шуңа ярашлы кече бизнес тармагы барлыгы 31 миллиард сумлык күләмдәге дәүләт ярдәменә таяначак.
Билгеле булуынча, гомум­дәүләт проекты кысаларында 2024 елга кадәр ил күләмендә малтабарлык белән шөгыльлә­нүчеләр санын 25 миллионга җиткерү күздә тотыла. Бу сан әлеге күрсәткечтән 1,6 тапкырга күбрәк. Максатка ирешү өчен РФ Хөкүмәтенә, коронавирус пан­демиясеннән котылуны да кертеп, эшчәнлекне теркәү, салым, кредитлау системаларында җитди үзгәреш­ләр кертергә, үсешкә комачаулый торган искелектән арынырга кирәк булачак.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров үткән атнада гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга багышланган киңәшмәдә “әлеге вакытны төбәктә коронавирус таралуга бәйле иң катлаулы чор”, дип ассызыклады. Бу сүзләр әлеге авыруга бәйле барлык социаль-икътисади проблемаларны үз эченә ала. Шул исәптән уртача һәм кече бизнеска ярдәм күрсәтергә бәйле эшчәнлекне дә. Бу уңайдан, алда билгеләнгәнчә, республика Хөкүмәте комплекслы ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлек алып бара. Әйтик, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров белдерүенчә, кече һәм урта бизнес субъектларына финанс ярдәме күрсәтү кысаларында агымдагы елда Башкортстан микрокредит компаниясенә – 94, төбәк гарантия оешмасына 12,2 миллион сум өстәмә средстволар бүлү планлаштырылган.
Шулай ук, малтабарлык һәм туризм башлангычларына ярдәм итү тәртибе дә расланды. Бу максатка агымдагы елда 43 миллион сум юнәлтү каралган.
Республикада 140 мең чамасы уртача һәм кече бизнес субъекты исәпләнә. Шуларда хезмәткә сәләтле халыкның өчтән бере (480 мең кеше) эшли. Башкортстан икътисадында уртача һәм кече биз­несның чагыштырмача өлеше 33 процент тәшкил итә. Төбәктә малтабарлык үзен коронавируска кадәр дә яхшы хис итте дип әйтү дөрес булмас. Ләкин кече бизнесның икътисади нәтиҗәлелеге аның, социаль функцияләр башкаруыннан тыш (монысы да ифрат мөһим), казнадагы өлеше никадәр булу белән исәпләнә. Башкортстанда малтабарлык субъектла­рының бюджетка керткән салымы 10 процент чамасы иде. Бу ил күләмендә яхшы күрсәткеч. Кече һәм уртача бизнеска ярдәм итү инфраструктурасын үстерү буенча чаралар планы эшләсә, гомумән, малтабарлык өлкә­сендә хәлне уңай якка үзгәртү өстенлекле юнәлеш булса, бу тармак зур югалтуларга дучар булырга тиеш түгел. Хөкүмәт күргән чаралардан чыгып тармактагы хәлләрнең тотрыкланачагына ышанырга була, безгә калса.
“Демография”, “Мәдәният”, “Сәламәтлек саклау”, “Уңайлы яшәү мохите” кебек проектлар уңышлы тормышка ашырыла. Мәсәлән, ел башыннан Башкортстанда беренче бала тугач, шулай ук, өченче яки аннан соңгы балаларга айлык түләүләр 20 меңнән артык гаиләгә түләнгән.
Гомумдәүләт проектлары кысаларында ел башыннан 9,5 миллиард сумга 641 дәүләт контракты төзелгән. Беренче вице-премьер, Хөкүмәт аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов белдерүенчә, бу – агымдагы елда контрактация өчен каралган акчаның гомум күләменең өчтән ике өлеше.
2020 елга планда 14,3 миллиард сумлык меңнән артык проект каралган. “Республикада гомумдәүләт проектлары буенча барлыгы 62 объект төзелә һәм реконструкцияләнә, шулар­ның 47сен быел файдалануга тапшыру планлаштырыла”, – диде Хөкүмәт башлыгы урынбасары.
Быел гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга каралган бюджет акчаларының гомум күләме дистәләрчә миллиард сум тәшкил итә, шуларның күп өлеше федераль бюджеттан бүленә. Финанслау дәрәҗәсе буенча Башкортстан Самара өлкәсеннән кала 2нче урында тора.
– Гомумдәүләт проектлары, бернигә дә карамастан, үтәлергә тиеш. Бу юнәлештә эш яхшы бара. Әмма алга таба планлаштырылган эш күләме дә бик күп, – дип белдерде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: