+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 июнь 2020, 11:22

Узган елның казанышы ни булган?

Кешеләрнең гомер озынлыгы артуы 2019 елдагы мөһим казанышларының берсе булды дип билгеләде Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары алдында чыгыш ясаганда хөкүмәтнең беренче вице-премьеры Андрей Назаров.Гомер озынлыгы бер ел эчендә 6,5 айга арткан һәм 72,64 яшькә җиткән. 2018 елда бу күрсәткеч 72,06 яшь булган. Әлегедәй барсак, республика 5 ел эчендә беренче унлыкка керергә мөмкин дип фаразлады вице-премьер.

Кешеләрнең гомер озынлыгы артуы 2019 елдагы мөһим казанышларының берсе булды дип билгеләде Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары алдында чыгыш ясаганда хөкүмәтнең беренче вице-премьеры Андрей Назаров.
Гомер озынлыгы бер ел эчендә 6,5 айга арткан һәм 72,64 яшькә җиткән. 2018 елда бу күрсәткеч 72,06 яшь булган. Әлегедәй барсак, республика 5 ел эчендә беренче унлыкка керергә мөмкин дип фаразлады вице-премьер.
“Балалар туу азаю тенденциясен, ә ул 2015 елдан даими төшеп килә, әлегә җиңә алган юк. Моның сәбәбе булып теркәлгән никахлар саны кимү, гаилә кору һәм беренче баланы табу яше “картаю” кебек бар дөньяда барган күренешләр тора, – диде Андрей Назаров. – Әмма без балалар саны арту юнәлешендә эшлибез. 2019 елдан хатын-кызларга эшне дә, бала тәрбияләүне дә тигез алып баруга булышлык итү өчен шартлар тудыру, гаиләләргә финанс ярдәм буенча чаралар кабул иттек”.
Узган ел ил президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проекты кысаларында беренче бала туганда һәм өченче яки аннан соңгы туган балалар өчен тәгаенләнгән ай саен бирелүче түләүләрне 16 мең гаилә алган. Акчаларның гомум суммасы 2 миллиард 240 миллион сум булган. Моннан тыш, 2019 елда балалы гаиләләргә социаль ярдәмне финанслау өчен 6,7 миллиард сум тотынылган.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: lemurov.net
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: