+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
7 июль 2020, 11:39

Экспортка аерым игътибар

Башкортстан экспортерларына булышу өчен өстәмә 85 миллион сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Аларның экспорт өчен товар ташу белән бәйле чыгымнарын өлешчә каплау өчен субсидияләр бирү карар ителде. Бу турыда дүшәмбе көнге республика хөкүмәтенең оператив җыелышында төбәкнең Тышкы икътисадый элемтәләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Маргарита Болечева игълан итте. Аның сүзләренчә, Башкортстан экспортын үстерү өчен региональ проект кысаларында бүлеп бирелгән 85 миллион сумның 55 миллионына гаризалар кабул ителгән.

Башкортстан экспортерларына булышу өчен өстәмә 85 миллион сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Аларның экспорт өчен товар ташу белән бәйле чыгымнарын өлешчә каплау өчен субсидияләр бирү карар ителде. Бу турыда дүшәмбе көнге республика хөкүмәтенең оператив җыелышында төбәкнең Тышкы икътисадый элемтәләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Маргарита Болечева игълан итте. Аның сүзләренчә, Башкортстан экспортын үстерү өчен региональ проект кысаларында бүлеп бирелгән 85 миллион сумның 55 миллионына гаризалар кабул ителгән. Элегерәк, экспорт предприятияләренә булышу өчен, республика бюджетыннан 100 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Шуларның 80 миллион сумы экспортка товар ташу белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплатуга субсидия бирү өчен бүленде.
“Хәзерге вакытта 32 компания белән барлыгы 80 миллион сумга 41 килешү имзаланды. Бүленгән акчаларны куллану 100% тәшкил итте", - дип ассызыклады Маргарита Болечева.
"Башкортстан Республикасында экспорт үсеше" региональ проекты, Русия президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы "Халыкара хезмәттәшлек һәм экспорт" милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: Башинформ
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: