+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 июль 2020, 11:44

Вакытында табылган чирне уңышлы дәвалап була

Белорет, Бөре, Күмертау, Нефтекама, Сибай район хастаханәләре Русиядә эшләнгән үзйөроешле маммография кабинетлары алачак. Аларга ачкычларны Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында мобиль комплекслар “КамАЗ” шассиена монтажланган һәм тулысынча җиһазландырылган.

Белорет, Бөре, Күмертау, Нефтекама, Сибай район хастаханәләре Русиядә эшләнгән үзйөроешле маммография кабинетлары алачак. Аларга ачкычларны Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.
РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында мобиль комплекслар “КамАЗ” шассиена монтажланган һәм тулысынча җиһазландырылган.
“Без җиһазны сатып алу турында күптән карар иткән идек, тагын өч машина кайтуын көтәбез, - диде республика җитәкчесе. – Бу заманча җайлы комплекслар бөтен республика территориясенә җитәчәк. Процедура күп вакытны алмый. Иң мөһиме – хатын-кызларыбыз белсен, ишетсен һәм даими тикшеренү үтеп торсыннар иде. Без ерак торак пунктларга мондый поездларны җибәрә башлыйбыз. Вакытында табылган чирне уңышлы дәвалап була”.
2020 елда 162 млн сумга сигез шундый кабинет сатып алынган.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: