+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 июль 2020, 11:28

Урманнарда - янгын хәвефе

Һава торышының эссе булуы янгын китереп чыгарырга булышлык итәргә мөмкин. Урман фонды территориясендә 2020 елның 20 апреленнән 10 июленә кадәр 42 урман янгыны теркәлгән, шуларның 34е - халыкның ут белән саксыз эш итүе, 5есе - башка төр сәбәп белән, 3есе яшен разрядыннан барлыкка килгән. Урман янгыннары узган гомуми мәйдан 321,035 гектар тәшкил итте. 10 июльгә булган мәгълүматлар буенча, әле Башкортостанда янгын куркынычының 3-4 классы фаразлана. Зилаер районында 5нче класслы янгын куркынычы саклана.

Һава торышының эссе булуы янгын китереп чыгарырга булышлык итәргә мөмкин. Урман фонды территориясендә 2020 елның 20 апреленнән 10 июленә кадәр 42 урман янгыны теркәлгән, шуларның 34е - халыкның ут белән саксыз эш итүе, 5есе - башка төр сәбәп белән, 3есе яшен разрядыннан барлыкка килгән. Урман янгыннары узган гомуми мәйдан 321,035 гектар тәшкил итте. 10 июльгә булган мәгълүматлар буенча, әле Башкортостанда янгын куркынычының 3-4 классы фаразлана. Зилаер районында 5нче класслы янгын куркынычы саклана. Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы 2020 елның 22 июненнән янгынга каршы махсус режим гамәлдә булуын искә төшерә. Шуңа бәйле рәвештә учак ягу, кипкән үлән, урманнарга тоташкан җир участокларында чүп-чар яндыру тыела. Урман хуҗалыгы министрлыгы республика халкын урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра, һәм урман массивлары янында урман янгыны яисә янгын чыккан очракта бердәм бушлай урман сагы номеры буенча: 8 (800) 100-94-00 телефонына яисә Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга тәкъдим итә. Ил Президенты Владимир Путин "Экология" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруда бик күп башлангычларга нигез салу кирәклеген ассызыклады. Шул ук вакытта экологияне, урманнары саклау да бу җәһәттән зур роль уйнавын онытырга ярамый. Фото:forest.bashkortostan.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: