+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 июль 2020, 11:23

Сабыйлар саны артамы?

Башкортстанда соңгы вакытта балалар туу күрсәткече түбәнгә китеп бара иде.

Башкортстанда соңгы вакытта балалар туу күрсәткече түбәнгә китеп бара иде.
“Бу хәлне туктата алдык”, – диде республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына ярашлы, беренче яртыеллыкта балалар туу турында 20278 акт теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 613 сабыйга азрак. “2019 елда исә, аннан алдагы белән чагыштырганда, азаю күрсәткече 2459 иде. Без уртак көч белән сабыйлар туу саны кимүен туктата алдык, – диде Ленара Иванова. – Безнең карашка, борылыш булды. Май-июньдә балаларның күбрәк тууы теркәлде”.
2017 елдан алып, Башкортстанда өченче балалар тууы арту күзәтелә. Агымдагы елның дүрт аенда, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, өченче балалар туу 2 процентка диярлек арткан. Дүртенче һәм аннан соңгы туган балалар саны да күбәйгән.
Республикада балалар күбрәк тусын өчен акчалата ярдәм төрләре карала. Сабыйлар туу санын арттыру өчен кабул ителгән бар чаралар да “Демография” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: tv-karelia.ru
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: