+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 июль 2020, 11:20

“Сандугачлы” йортта яшиләр

Шундый гаиләләрнең берсе белән Ярмәкәй районында таныштык.Русия Президенты Владимир Путинның май указы нигезендә гамәлгә ашырылучы “Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” программасына ярашлы, Ярмәкәй районында байтак гаиләләргә торак алу өчен сертификатлар тапшырылды.

Шундый гаиләләрнең берсе белән Ярмәкәй районында таныштык.
Русия Президенты Владимир Путинның май указы нигезендә гамәлгә ашырылучы “Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” программасына ярашлы, Ярмәкәй районында байтак гаиләләргә торак алу өчен сертификатлар тапшырылды. Шул ук программа буенча ярдәм алучылар арасында район дәваханә­сендә эшләүче яшь шәфкать туташы Эльвира Фәттахова да бар.
Авыл халкы, шул исәптән, биредә яшәүче яшь гаиләләр һәм белгечләрнең торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгән дәүләт программасы Русиядә Президент Владимир Путин боерыгы белән 2014 елдан бирле эшли, республикада да бу юнәлештә шул ук елда эшләр башланды.
Шушы вакыт эчендә Ярмәкәй районында 41 гаилә әлеге программа буенча торак шартларын яхшыртуга ирешкән. Шуларның 26сы — яшь гаилә һәм белгечләр. Аларның торак шартларын яхшыртуга 39 миллион сум акча юнәлтелгән. 2017 елда шул ук программа нигезендә Ярмәкәй авылында яшәүче яшь гаилә Эльвира һәм Динар Фәттаховлар 846 мең сум акча алган. Без бу гаилә белән якыннанрак танышырга булдык.
Районга эш сәфәре белән килүгә хакимиятнең мәгълү­мат-аналитика бүлеге мөдире Энже Шәфыйкова бай эш программасы әзерләп куя. Бу баруда да басуларга да алып чыкты, юл төзүчеләр янына да алып барды, кызыклы кешеләр белән дә таныштырды, яңа парк төзелешен дә күрсәтте… Кыскасы, яшь гаилә яшәгән йортка килгәндә, ярыйсы ук арылган иде. Әмма монда килеп җиткәч, бөтен арулар сыпырып ташлангандай булды.
Була бит шундый кыегына нур кунган, тупсасыннан ук күңел җылысы бөркелеп торган йортлар. Сап-сары итеп юылган биек агач күтәрмәгә чүәкләрне салып баскач та, шунда утырып каласы килде. Әмма йортка үтеп керәсе, хуҗалары белән якыннанрак танышасы бар иде.
Ә анда йорт тулы кызлар! Эльвираның ике “сандугачы” йөгереп йөри, әнисе кунакка килгән. Чү, бер малай да бар икән. Анысы әлегә әннәсенең йөрәк янындагы “оя”да йоклый, якты дөньяга август аенда гына күзләрен ачарга тиеш.
– Йортны күптән төзибез инде, – ди Эльвира, – 2011 елда җир алдык, 2012 төзелеш башланды. Ирем Себердә эшли. Шуңа төзелеш ул кайтканда гына җанлана. Аның бер гадәте бар, эшкә оста ялламаска тырыша, барысын да үзе башкара дияргә була. Бик җентекле эшли, бакчадагы түтәлләрне дә сантиметрлап сыза, ә өй төзелешен аеруча төгәллек белән башкара.
Өйнең тартмасын салып куеп, түбәсен ябып, идәнен җәйгәч, беразга эш бетеп торган кебек була, әмма эчке эшләре аннан да күбрәк кала әле. Нәкъ менә шушы эшләргә дәүләт программасына ярашлы алынган акча ярап куя яшьләргә. Аның исәбенә җылытылган идәннәр җәелә, электр үткәргеч, канализация барлыкка килә. Моннан тыш, йортка заманча ишек-тәрәзәләр куела, ремонт ясала.
– Дәүләт ярдәме сорап район хакимиятенә гариза яздык, әмма күңелдә барыбер “Бирерләрме?” дигән шөбһә бар иде, – ди Эльвира. – Уңай хәбәр килгәч, сөенечнең иге-чиге булмады. Авыл яшьләре икелән­мәсен, кирәкле документларны туплап, мондый мөмкинлектән файдаланып калсын иде, диясе килә.
Чыганак, фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: