+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
17 июль 2020, 11:39

Авылга кайткан өчен бер миллион сум

Башкортстан “Авыл мәдәният хезмәткәре” исемле яңа федераль программага кертелергә мөмкин. Әлеге вакытта РФ Хөкүмәте тарафыннан әзерләнгән шундый программа “Бердәм Русия” партиясенең “Кече ватанымның мәдәнияте” проектының бер программасына әвереләчәк.

“Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы кысаларында бәләкәй авылларга эшкә кайткан мәдәният хезмәткәрләренә 1 млн. сум компенсация түләнәчәк.
Башкортстан Республикасы мәдәният өлкәсендә кадрларга ихтыяҗ кичерүчеләр исемлегендә тора. РФ Мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова әйтүенчә, РФ Президентының май указаларына ярашлы кабул ителгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында йөзләгән яңа мәдәният объекты төзелә, алар заманча техника белән җиһазландырыла, автоклублар сатып алына, меңләгән эш урыннары барлыкка килә һәм анда квалификацияле белгечләр эшләргә тиеш.
“Мәгариф” проектыннан үзгә, без башкачарак юлны сайладык: бу программага яңа гына укып беткән белгечләр генә түгел, тәҗрибәлеләре дә килә алалар, - ди ул.
Программа алты елга исәпләнгән, бөтен Русия буенча аны гамәлгә ашыру өчен 8 млрд сум акча кирәк.
Башкортстан парламентының вице-спикеры Эльвира Аиткулова республикада 300 белгечкә ихтыяҗ булуын белдерде.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: