+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
20 июль 2020, 11:52

Тәрәзә йөзлекләрендә - тарих

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында кабул ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанда күп эшләр башкарыла."Лайфстайл" үзәгендә "ХХ гасырның беренче чирегендә ясалган тәрәзә йөзлекләре» дигән күргәзмә ачылды.

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында кабул ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанда күп эшләр башкарыла.
"Лайфстайл" үзәгендә "ХХ гасырның беренче чирегендә ясалган тәрәзә йөзлекләре» дигән күргәзмә ачылды.
Күргәзмәне 2017 елдан башлап «Борынгы Уфа» Республика тарихи‑мәдәни музей‑тыюлыгы сәүдә комплексы администрациясе белән берлектә оештыра.
Экспозициядә - Уфаның инде сүтелгән иске йортлары элементлары.
Күргәзмәдә сирәк, реставрацияләнгән тәрәзә йөзлекләре үрнәкләре, фотоколлажлар һәм Уфа шәһәренең агач архитектурасының үзенчәлеген һәм матурлыгын күрсәтүче һәйкәлләр турында мәгълүмат стендлары тәкъдим ителә.
Күргәзмә шәһәр тарихында агач кисүчеләрнең, төзүчеләрнең һәм, әлбәттә, бу йортларда яшәүчеләрнең осталыкларында һәм иҗатларында сурәтләнгән вакытның бер өлешен үз эченә ала.
Фото: bashinform.ru
Чыганк: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: