+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
24 июль 2020, 10:32

Алма бакчалары гөрләп үсәр!

Исегездәме, элек һәр авылда диярлек колхозның алма бакчалары була торган иде? Кызганычка каршы, үзгәртеп кору чорында аларның күбесе юкка чыкты...Бу атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең Чишмә районына эш сәфәре вакытында урындагы җиләк-җимеш питомнигы эшчәнлеге, җәмәгать биләмәләрен төзекләндерү планнары белән танышты һәм “Авыл сәгате”н биредә үткәрде.

Исегездәме, элек һәр авылда диярлек колхозның алма бакчалары була торган иде? Кызганычка каршы, үзгәртеп кору чорында аларның күбесе юкка чыкты...
Бу атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең Чишмә районына эш сәфәре вакытында урындагы җиләк-җимеш питомнигы эшчәнлеге, җәмәгать биләмәләрен төзекләндерү планнары белән танышты һәм “Авыл сәгате”н биредә үткәрде.
Ерак 1949елда нигез салынган Чишмә питомнигы төбәктә иң алдынгы хуҗалыкларның берсе исәпләнә. Кырыс климатыбызга карамастан, биредә һәрчак мул уңыш алына. Питомник директоры Рәмил Галиуллин әйтүенчә, узган елда консессия килешүе чикләрендә урындагы совхозның милек комплексын 30 елга авыл хуҗалыгы предприятиесенә тапшырганнар. Биредә 11,1 гектар мәйданда алма бакчасы утыртылган да инде. Кулланылган заманча технологияләр мул уңыш алуга булышлык итә, ә 2034 елга бакчаларның мәйданын мең гектарга җиткерү планлаштырыла. Республика Хөкүмәте бакчачыларга ярдәмгә субсидиялар бүлү һ.б.ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә.
Радий Хәбиров җиләк үстерү участогында булды. Питомник ел саен үз продукциясен балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә тапшыра. Республика Башлыгы бу эшне хуплавын белдерде. “Башкортстанда үскән яшелчә, җиләк-җимеш мәктәп ашханәләрендә, һичшиксез, булырга тиеш”,- диде ул.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: Башинформ.
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: