+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
30 июль 2020, 11:27

Коронавируслы пациентлар саны һаман кимеми

Соңгы тәүлек эчендә яңа коронавирус инфекциясе 35 башкортстанлыда табылган. Шулай итеп, республикада COVID-19ны йоктыручылар саны пандемия башланганнан алып 6 675 кешегә җиткән, дип хәбәр итә БРның Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Бәхеткә, таҗлы вирустан яңа үлем очраклары теркәлмәгән. COVID-19дан үлүчеләрнең рәсми саны — 22 кеше.
Пандемия игълан ителгәннән алып 5 025 кеше коронавирустан терелгән. Шуларның 77се соңгы тәүлектә савыккан.
Стационарларда бүгенге көндә 205 кеше дәвалана. Амбулатор дәвалануда — 1 423.
Көннән-көн битлек киючеләрне азрак күрәм. Кибеттә дә, җәмәгать транспортында да саклану чаралары кулланучылар бик сирәк. Ә бит чир һаман чигенергә ашыкмый. Шулай булгач, тезгенне иртәрәк бушайттык түгелме? Танышларым арасында вирусны бик авыр кичерүчеләр бар. Шуңа күрә сакланыгыз, дуслар!
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: region.center
Читайте нас: