+12 °С
Облачно
Новости
11 Августа 2020, 07:01

"Коронавирус дип барса..."

Ул коточкыч чир булып чыккан.Республикада коронавирус инфекциясенә каршы көрәш ярдәмендә иртә стадияләрдә онкология авыруларын ачыклый алганнар.Бу хакта Хөкүмәт киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ул коточкыч чир булып чыккан.
Республикада коронавирус инфекциясенә каршы көрәш ярдәмендә иртә стадияләрдә онкология авыруларын ачыклый алганнар.
Бу хакта Хөкүмәт киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
- Беләсезме, кызыклы факт ачыкланды: коронавирус белән көрәш вакытында беренче билгеләр белән үк компьютер томографиясенә җибәрәләр, шуның аркасында чиратлар да булды. Әмма шунысы кызык: КТ ярдәмендә Уфада гына да без онкологик авыруның 70 очрагын таптык. Кеше барган, үзендә коронавирус дип уйлаган, ә анда рак булган. Асылда, бу - чир шактый иртә стадияләрдә ачыклану сәбәпле коткарылган 70 гомер. Шуңа күрә компьютер томографиясе аппаратларын күбрәк куярга кирәк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Фото: gorobzor.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас