+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 август 2020, 11:38

Без — беренче

11 августта президент Владимир Путин коронавируска каршы дөньяда беренче вакцинаны ясау буенча Русия эшне төгәлләде дип белдерде.

11 августта президент Владимир Путин коронавируска каршы дөньяда беренче вакцинаны ясау буенча Русия эшне төгәлләде дип белдерде.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы вакцинаны югары нәтиҗәле һәм куркыныч түгел дип санавын белдерде. Бу турыда президентка сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко җиткерде.
COVID-19 вакцинасына “СпутникV” атамасы бирелде. Вакцинаны Русия сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалей исемендәге эпидемиология һәм микробиология үзәге һәм “Биннофарм” (Мәскәү, Зеленоград) компаниясе җитештерәчәк. Президент алар каршында киңкүләмле җитештерү бурычын куйды, әмма шул уку вакытта вакцина ясау ирекле булырга тиешлеген ассызыклады.
Мурашко прививканы иң тәү чиратта медицина хезмәткәрләренә һәм укытучыларга ясарга тәкъдим итте. Вице-премьер Татьяна Голикова, прививкалауның август ахыры—сентябрьдә башлану ихтималлыгын белдерде.
Яңа вакцина гражданнар өчен әйләнешкә 2021 елның 1 гыйнварыннан керергә тиеш. “СпутникV” ике елга коронавируска каршы иммунитет белән тәэмин итәчәк дип көтелә.
Владимир Путин беренче прививка ясатучылар арасында үзенең кызы булуын да әйтте. “Кызларымның берсе үзенә шундый прививка ясатты да инде,—диде ул.— Ул тәҗрибәдә катнашты”.
Беренче прививка ясатканнан соң кызының тән температурасы 38 градуска кадәр менүен, әмма кыска вакыт эчендә түбәнәюен сөйләде. “Икенче көнне 37 градустан чак кына югары булды да аннары нормальләште”,—диде. Икенче укол ясатканнан соң тән температурасы тагын күтәрелгән, әмма тиз арада түбән төшкән. Президент белдерүенчә, кызы үзен яхшы хис итә.
Гамалей үзәге директоры Александр Гинцбург дәүләт башлыгы кызының сынауларда катнашуы турында хәбәрдар булмаган икән. “Мөгаен, ирекмән булгандыр, мин паспортларына карамадым. Ирекмәннәрне йөзгә танымыйм”,—диде ул.
Билгеле булуынча, Путинның ике кызы бар, әмма ул беркайчан да аларның шәхесен халык алдында ачып салмады. Дәүләт башлыгы белдерүенчә, кызлары фән белән шөгыльләнә.
Вакцина буенча эш төгәлләнде дип авыз тутырып әйтергә әле иртәрәк, дигән фикердә торучылар да бар. Мәсәлән, Русия фармацевтика компанияләре Сәламәтлек саклау министрлыгын сынауның өченче фазасы уңышлы тәмамланганга кадәр препаратны теркәүне кичектереп торырга чакырды. Фармацевтика базары вәкилләре өлкән яшьтәгеләр өчен вакцинаның хәвефсез булуы турында әлегә мәгълүмат булмавын билгелиләр. Ассоциация препаратны әзерләү эшен тиз төгәлләргә тырышуны “героик парадигма калдыгы” дип атады.
Үз чиратында “Росздравнадзор” җитәкчесе урынбасары Валентина Косенко ассоциация нәтиҗәләр турында берни белмичә нәтиҗә ясый дип белдерде. Аның әйтүенчә, Русия вакцинасы йөзләрчә ирекмәннәрдә сынау үткән һәм аларда көтелмәгән бернинди реакция булмаган.
Коронавирустан вакцина ясау буенча Русия алымы вакыты җиткәч үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаячак. Шулай дип белдерде Русия туры инвестицияләр фонды директоры Кирилл Дмитриев Американың СNN каналына биргән интервьюсында. Ул Русиядә иртәгәдән үк миллионнарча кешегә вакцина ясарга җыенмыйлар, аны акырынлап һәм сакланып кына куллана башлаячаклар дип белдерде. Шул ук вакытта ул үзенә, хәләл җефетенә һәм ата-аналарына вакцина ясатуларын әйтте.
Әлбәттә, яңалыкны һәрвакытта сак кабул итәләр. 12 августта АКШның баш инфекционисты Энтони Фаучи да коронавирустан Русия вакцинасының куркынычсызлыгы буенча үзенең шиген белдерде. Ул АКШ бу атнада ук үзенең вакцинасының берничә вариантын тәкъдим итә алыр иде, әмма аларның файдасы һәм куркынычсызлыгына тулысынча инанып бетә алмауларын әйтте. Тиешле сынауларны тулысынча үтми торып, препаратны куллануның күп кешегә зыян китерүе ихтимал дип саный ул.
Әйткәндәй, Русия вакцинасына Бразилия һәм Филиппин кызыксыну күрсәтә башлады. Шулай ук Малайзия сатып алырга җыенуын белдерде. Кыскасы, 20ләгән ил кызыксыну күрсәтте. Ә менә Япония, Сингапур, Малайзия Америка препаратын сатып алу теләген белдерде.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: severnyiraion.ru
Читайте нас: