+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
25 август 2020, 11:16

"Балалар хәвефсезлеге – безнең иң мөһим бурыч"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Төзелеш һәм транспорт сәгате» форматында чираттагы онлайн-киңәшмә үткәрде. Анда атнашучылар «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында балалар бакчалары төзү һәм мәгариф учреждениеләре янында аварияләрне кисәтү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Төзелеш һәм транспорт сәгате» форматында чираттагы онлайн-киңәшмә үткәрде. Анда атнашучылар «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында балалар бакчалары төзү һәм мәгариф учреждениеләре янында аварияләрне кисәтү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Киңәшмәдә Башкорстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин өлешчеләрнең бозылган хокукларын кайтару буенча эшләрнең барышы турында сөйләде.
2019 елның 31 октябрендәге килешү буенча Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау федераль фонды Башкортстан территориясендә урнашкан 16 төгәлләнмәгән объект проблемаларын хәл итү вариантларын карап тикшерүгә тапшырылган гаризаларны карады. Шуларның җидесе буенча төзелешне тәмамлау турында килешүләр имзаланды.
Сүз «Стройиндустрия» компаниясенең өч торак йорты (Б, В, Е корпуслары) һәм Иглин авылындагы ике «БашЛСТК» (литерлар 2 һәм 4), шулай ук Ленин районындагы «Регионстройкомплекс» компаниясенең ике йорты – литер 378 һәм литер 3 кварталда Дорофеев, Чернышевский, Минһаҗев һәм Коммунистик урамнары белән чикләнгән 3нче квартал турында бара.
«Стройиндустрия», «БашЛСТК» һәм «Ишимбайжилстрой» компанияләре төзи башлаган калган тугыз йорт өлешчеләре акчалата түләү алачак. Якын арада Фондның Күзәтчелек советы тагын җиде объект буенча карар кабул итәчәк.
– 2023 елга республикада алданган өлешчеләр булырга тиеш түгел, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
«Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында 2020 елда Башкортстанда 3 900 урынга исәпләнгән 24 балалар бакчасы төзелә. Республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Рәмзил Күчәрбаев хәбәр итүенчә, бер объектны тапшырганнар инде, алтысы – югары әзерлек дерәҗәсендә , сигезе - уртача, тугыз мәйданчыкта әзерлек 70 проценттан артмый. Русия һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелгән акчаларның гомум суммасы 3,7 миллиард сумнан артып китә.
– Матур һәм заманча балалар бакчалары төзибез, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Эшләрне озакка сузмагыз, барысын да соңгы мизгелгә калдырмагыз.
Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев сүзләренә караганда, республиканың 2 067 мәгариф учреждениесе автомобиль юлларына якын урнашкан. Аварияне кисәтү эшләре барышында алар янында 74 светофор, 2 650 метр койма һәм 102 «ятып торучы полиция" куелган инде. Республика муниципалитетлары да шундый ук эш алып бара. 30 район һәм шәһәр округы территориясендә 174 светофор объекты, 30 мең метрга якын коймалар һәм 457 ясалма тигезсезлек монтажланган инде.
– Беренче сентябрьгә әзерләнергә, светофорларның эшен карарга, мәктәпләр алдында юл билгеләрен, тамгаларны тикшерергә кирәк, - дип йөкләде Радий Хәбиров. - Балалар хәвефсезлеге – безнең иң мөһим бурыч.
Фото: "Глава РБ"
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: