+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
28 август 2020, 11:38

Сәләтлеләр акчалата да бәяләнә

Төгәл фәннәр буенча уңышка ирешкән Башкорстанның сәләтле укучылары дәүләттән 125 мең сум күләмендә грант ала алачак. Ә Русия буенча барлыгы 850 укучыга шундый грант тапшыру күзаллана.

Төгәл фәннәр буенча уңышка ирешкән Башкорстанның сәләтле укучылары дәүләттән 125 мең сум күләмендә грант ала алачак. Ә Русия буенча барлыгы 850 укучыга шундый грант тапшыру күзаллана.
1 сентябрьдән дәүләт хезмәте порталында түләүгә дәгъва итүчеләрдән гариза кабул итү башланачак. “Санлы икътисад өчен кадрлар” федераль проекты кысаларындагы грантны алуга аерым сәләткә ия булган һәм санлы технологияләр, информатика һәм математика өлкәсендә югары казанышларга ирешкән мәктәп укучылар дәгъва итә ала. Әмма әлеге түләүне алу өчен берничә шартны саклау кирәк.
Грантка дәгъва итүче укучы 2018—2019 уку елында мәктәптә укыган булырга һәм аңа 19 яшь тулмаган булырга тиеш. Мәктәп укучысының сәләтле балалар турындагы дәүләт мәгълүмат ресурсына (талантыросссии.рф.) кертелгән булуы да кирәк. Моннан тыш, дәгъва итүчеләр олимпиада һәм конкурслар җиңүчеләре булырга тиеш.
Акчаларны алуга гариза 2020 елның 1 сентябреннән 10 октябрьгә кадәр барачак. Уңай карар булган очракта порталдагы шәхси кабинетка грантны алуга килешү киләчәк.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: