+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 сентябрь 2020, 11:31

Шәхси мәктәпләргә дә ярдәм күрсәтелә

Караидел районы үзәгендә инглиз телендә шәхси мәктәп ачылды. Мондый инициатива белән укытучы Лилия Хасуллина июль аенда "Эшкуарлык сәгате"ндә чыгыш ясады. “Инглиз теле хәзерге дөньяда аралашу теленә әверелде, проектның мөһимлеген исәпкә алып, без аны якларга булдык", диләр район администрациясендә.

Караидел районы үзәгендә инглиз телендә шәхси мәктәп ачылды. Мондый инициатива белән укытучы Лилия Хасуллина июль аенда "Эшкуарлык сәгате"ндә чыгыш ясады. “Инглиз теле хәзерге дөньяда аралашу теленә әверелде, проектның мөһимлеген исәпкә алып, без аны якларга булдык", диләр район администрациясендә. Район хакимияте эшкуарларга һәм кече бизнесны үстерү программасы кысаларында ремонт өчен кредит бүлеп биргән, бина мәсьәләсен чишәргә булышкан. Мәгариф учреждениесе кирәкле җиһазлар сатып алган. Тел мәктәбендә балалар гына түгел, өлкәннәр дә белем алачак.
Шәхси мәктәпләргә ярдәм итү Владимир Путинның Май указларына ярашлы “Мәгариф” милли проектын тормышка ашыруга ярдәм итәчәк.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: