+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
11 сентябрь 2020, 11:38

Урманнарны саклыйк!

Республика урманнарын янгыннан саклау өчен яңа башлангыч барлыкка киләчәк. "Урман сагында - урман дозоры" проекты буенча урман янгыннарын профилактикалау һәм сүндерү буенча ирекле дружиналарны үстерү буенча комплекслы эш алып барыла. Чөнки, тәҗрибә күрсәткәнчә, урман янгыннарын вакытында бетерү өчен чаралар җитми.

Сәбәпләре төрле: янгын чыганакларының еракта урнашуы, янгын сүндерүчеләрнең җитәрлек булмавы, тиешле эш күләме үтәлмәү, ирекле оешмаларны тәэмин итүдә финанс мөмкинлекләр булмау. Бу эш “Мин ПАТРИОТ” оешмасы тарафыннан проект партнерлары - Башкортстан Урман хуҗалыгы, Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыклары һәм “Башкортстан Республикасы урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү үзәге” белән берлектә гамәлгә ашырылачак. Әмма төп, гамәли өлеш Уфа урман-техника техникумы базасында барачак, ул проектның финанс партнеры да булып тора.
"Экология" гомумдәүләт проектын билгеләгәндә Президент Владимир Путин урманнарны саклауга да игътибар иткән иде. Әлеге башлангыч бу җәһәттән дә урынлы булачак.
Фото:rb7.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: