+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
18 сентябрь 2020, 11:47

Яшь әниләргә ярдәмчеләр арта

Республикада няняларны һөнәри әзерләү проекты эшли башлады.Башкортстанда 30 кеше “Няняларны һөнәри әзерләү һәм сертификацияләү үзәге"ндә белем алачак. Үзәк халыкка социаль хезмәт күрсәтүче “Социум” үзәге базасында эшли.

Республикада няняларны һөнәри әзерләү проекты эшли башлады.
Башкортстанда 30 кеше “Няняларны һөнәри әзерләү һәм сертификацияләү үзәге"ндә белем алачак. Үзәк халыкка социаль хезмәт күрсәтүче “Социум” үзәге базасында эшли. Ул “Балаларга — профессиональ няня” федераль проектының рәсми операторы булып тора. Проект 2018 ел конкурсы нәтиҗәләре буенча Президент грантлары фонды тарафыннан хупланган иң яхшы 100 проект исемлегенә керде.
Безнең республикада няняларны һөнәри әзерләү проекты 1 августтан эшли башлады. 15 кеше укуларны узган да инде, тагын 10 няня кичә укый башлады.
“Без республикада няня хезмәтләренә ихтыяҗның зур булуын телибез, чөнки бу - шәхси һәм дәүләт балалар бакчаларына бик яхшы альтернатива, шул ук вакытта бала күбрәк игътибар һәм кайгыртучанлык, димәк, гармонияле үсеш алачак. Без балалар белән белемле белгечләр — профессиональ нянялар гына эшләвен телибез", — диде няняларны һөнәри әзерләү үзәге җитәкчесе Анастасия Балихина.
Моннан тыш, үзәк балаларны кыска вакытлы карау белән шөгыльләнүче, балалар белән гаиләләрдә түгел, ә учреждениеләрдә эшләүче волонтерлар да әзерли.
Әлеге максатлы эш “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Фото: adfaver.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Yash-nil-rg-yard-mchel-r-arta-458841/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: