+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 октябрь 2020, 10:49

Нәниләргә өстәмә урыннар урыннар булдырыла

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Демография” гомумдәүләт поекты кысаларында республикада “Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм – өч яшькәчә балаларга мәктәпкәчә мәгариф шартлары булдыру” төбәк проекты тормышка ашырыла.

Бу уңайдан Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган конкурста Уфаның биш шәхси балалар бакчасы җиңүче булды. Алар гомум күләме 24,7 миллион сумлык грантлар алды.
Бу акчага 1,5-3 яшьлек балалар өчен 200 өстәмә урын булдырылачак. Оешмалар укыту һәм тәрбия өчен барлык кирәкле җиһаз һәм әсбапларны алачак, шулай ук белгечләрнең һәм җитәкчеләрнең квалификациясен үстерәчәк.
Барлыгы конкурста дәүләт карамагында булмаган 16 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе катнашты.
Республиканың Мәгариф министрлыгында билгеләүләренчә, киләсе елга әлеге юл белән дәүләтнеке булмаган шәхси балалар бакчаларында янә 400 өстәмә урын булдыру планлаштырыла.
Фото: ds145.pupils.ru
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: