+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
6 октябрь 2020, 11:14

Милли проектның максатчан күрсәткечләрен кыскарттылар

Русия хөкүмәте “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проектының паспортын булдырган, дип яза “Коммерсант”. Милли проект берничә федераль проекттан тора, шуларның арасында – кече һәм урта эшкуарлык өчен бердәм цифрлы платформа булдыру, кече бизнеска потенциаль эшкуарларны җәлеп итү. Шулай ук милли проектка үзмәшгульләр системасын масштаблау проекты да кертелгән.

Русия хөкүмәте “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проектының паспортын булдырган, дип яза “Коммерсант”.
Милли проект берничә федераль проекттан тора, шуларның арасында – кече һәм урта эшкуарлык өчен бердәм цифрлы платформа булдыру, кече бизнеска потенциаль эшкуарларны җәлеп итү. Шулай ук милли проектка үзмәшгульләр системасын масштаблау проекты да кертелгән.
Милли проектның максаты – 2024 елга кече эшкуарлыкта 23 миллион кешенең (элекке күрсәткеч –25 миллион кеше) җәлеп ителгәнлегенә ирешү, үзмәшгульләр санын 2,1 миллион кешегә (моңарчы булган күрсәткеч – 2,4 миллион кеше) җиткерү.
Әле исә кече һәм урта эшкуарлыкта – 21,16 кеше, шулар исәбендә салым хезмәтендә үз статусларын раслаган 1,2 миллион үзмәшгуль дә бар.
Хәтерегезгә төшерәбез, “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган иде.
Башкортстанда кече һәм урта бизнеста эшләүчеләр саны өлеше Уфа икътисадында мәшгульләрнең гомум санының 38% тәшкил итә. Ә инде эшкуарлык предприятиеләренең продукция ташу, төрле эшләр һәм хезмәтләр башкаруга салган өлеше 15% артып киткән. Бу мәгълүматларны республика башкаласы хакимияте китерә.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: sps-sng.ru
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: