+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
8 октябрь 2020, 11:26

Авыл балаларына яңа мөмкинлекләр

Чишмә авылында бишенче мәктәп базасында “Үсеш ноктасы” дип исемләнгән үзәк ачылган. Моның өчен информатика, технология, ОБЖ кабинетлары эшләгәннәр. Яңа җиһазлар арасында 3Д принтер, инструментлар, беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен манекен-тренажерлар бар. Мәктәпкә озакламый ноутбуклар, квадрокоптерлар һәм шлемнар алачаклар. Бу чаралар авыл укучыларына яңа мөмкинлекләр ачачак.

Кушнаренко авылындагы гимназиядә исә кадетлар сыйныфы ачылган. Анда 24 бала белем ала, шуның 8е – кызлар. Өстәмә белем бирү программасында – этикет кагыйдәләре, биюләр, ату һәм стройда йөрү әзерлеге. Кадетлар сафына укучыларны сынау вакыты үткәч, ноябрь аенда гына алачаклар.
Бу чаралар РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында башкарыла.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: heaclub.ru
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: