+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
11 ноябрь 2020, 11:19

Кимегәннән кимибез...

"Демография" гомумдәүләт проекты Русиядә халык санын арттыру проблемасын хәл итә алмый.Бу хакта Русия Хисап палатасының 2020 елгы федераль бюджет үтәлеше турындагы оператив докладында әйтелә, дип яза “Ведомости”."Демография" проекты, хәтта тулысынча гамәлгә ашырылган очракта да, туучылар санын арттыру проблемасын хәл итә алмый, - диелә документта.

"Демография" гомумдәүләт проекты Русиядә халык санын арттыру проблемасын хәл итә алмый.
Бу хакта Русия Хисап палатасының 2020 елгы федераль бюджет үтәлеше турындагы оператив докладында әйтелә, дип яза “Ведомости”.
"Демография" проекты, хәтта тулысынча гамәлгә ашырылган очракта да, туучылар санын арттыру проблемасын хәл итә алмый, - диелә документта. Шуңа бәйле рәвештә озайлы демографик тенденцияләрне исәпкә алып, яңа нәтиҗәле чараларны билгеләү һәм тормышка ашыру аеруча актуаль булып кала.
Проектның максаты - туучылар санының суммар коэффициентын бер хатын-кызга 1,7 балага кадәр арттыру - әлегә ирешеп булмаслык хыял. Хисап палатасының мәгълүматлары буенча, туучылар санының суммар коэффициенты 2016 елдагы 1,762дән былтыр 1,503кә кадәр кимегән.
Шул ук вакытта үлүчеләр саны арта, ә туучылар саны кими. Шушы ел ахырына Русия халкы 352 500 кешегә кимергә мөмкин. Бу соңгы 14 ел дәвамындагы иң начар күрсәткеч булачак. Югары икътисад мәктәбенең (ВШЭ) Демография институты директоры Анатолий Вишневский фикеренчә, туучылар санын арттыру өчен ана капиталы һәм пособиеләрне үстерү генә җитми.
"Туучылар кимү - нәкъ менә безнең илнең генә үзенчәлеге дә түгел, үсеш алган дәүләтләр өчен дә характерлы тенденция", - дип саный Вишневский. Европаның күпчелек илләрендә күрсәткечләр Русиянекеннән шактый начаррак та, дип күрсәтә эксперт. Мәсәлән, Италиядә туучылар коэффициенты - 1,29, Испаниядә - 1,34. Бары тик Франциядә бу сан 1,9га тигез.
"Хәзерге шартларда баланы 20 яшькә кадәр “асрарга” кирәк, бер пособие белән генә булмый. Комплекслы чаралар балалы хатын-кызларга гына түгел, тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелергә тиеш. Чөнки балаларны планлаштыручы гаиләләр күпсанлы факторларны исәпкә ала ", - дип саный Вишневский.
Кайбер демографлар фикеренчә, Русия халкы, башлыча, мигрантлар хисабына гына үсәргә мөмкин, ләкин коронавирус пандемиясе фонында чикләрне ябу аркасында безнең илгә мигрантлар азрак килә башлаган.
Фото: yandex.ru.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: