+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 ноябрь 2020, 11:06

Яшь спортчыларга бүләк

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада күп эшләр башкарыла.Проект кысаларында Туймазы шәһәренең 1нче спорт мәктәбенә инвентарь һәм бокс өчен җиһазлар алынды.

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада күп эшләр башкарыла.
Проект кысаларында Туймазы шәһәренең 1нче спорт мәктәбенә инвентарь һәм бокс өчен җиһазлар алынды.
“Демография” гомумдәүләт проектының спортның олимпия төрләрен үстерү буенча “Спорт – тормыш нормасы” төбәк проекты кысаларында спорт мәктәбенә җиһазлар алу өчен акча бүленгән иде.
Мәктәп җитәкчелеге әйтүенчә, балалар яңа җиһазларга сөенеп бетә алмый. Биредә яшь спортчылар зур планнар белән янып яши. Яңа җиһазлар аларга яңа үрләр яуларга ярдәм итәр, дип ышаныйк.
Фото: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/37449
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: