+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
18 ноябрь 2020, 11:03

Видеоконференция акча эшләргә өйрәтә

Башкортстан экспортерлары ел ахырына кадәр бизнесны үстерүгә субсидияләр алала.Башкортстан Республикасының Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты, экспорт эшчәнлеге чыгымнарын каплауга акча бүлүдә бизнеска ярдәм итә.

Башкортстан экспортерлары ел ахырына кадәр бизнесны үстерүгә субсидияләр алала.
Башкортстан Республикасының Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты, экспорт эшчәнлеге чыгымнарын каплауга акча бүлүдә бизнеска ярдәм итә. Эшкуарларга аларның нинди ярдәм чараларына исәп тота алуы турында мәгълүмат бирү өчен әлеге дәүләт комитеты, Экспортка ярдәм итү буенча төбәк үзәге һәм «РЭЦ» акционерлар җәмгыятенең Уфа шәһәрендәге аерымланган бүлекчәсе белән берлектә «Экспорт ликбезы» дип аталган видеоконференция үткәрде. Чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
«Республика алдында торган төп бурыч – экспорт эшчәнлеген үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру һәм кирәкле инфраструктураны формалаштыру. Хәзер без бизнеска ярдәм иту чараларының өченче пакетын эшлибез, анда, һичшиксез, экспортер предприятиеләр өчен иң нәтиҗәле карарларны кертербез», – диде Башкорстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.
Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты, Төбәк экспортына ярдәм итү үзәге белән берлектә республика экспортерларына мәгълүмати-аналитик, консультация, оештыру һем финанс ярдәм күрсәтә.
Фото: Государственный комитет Республики Башкортостан по внешнеэкономическим связям
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: