+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 декабрь 2020, 10:51

Республикада фән үсешенә яңа мөмкинлекләр ачыла

Башкортстан сайлап алу конкурсында җиңүче булды һәм дөнья күләмендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәген үстерүгә федераль ярдәм алачак. Бу хакта Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин белдерде.– Бу атнада Хөкүмәт дәүләт ярдәме биреләчәк фәнни-мәгариф үзәкләренең сайлап алу конкурсы нәтиҗәләрен ачыклады. Биш үзәк сайланды, күбесе төбәкара үзкләр, – диде Премьер-министр. – Алар әйдәүче университетларны, фәнни оешмаларны, икъисадның реаль секторы компанияләрен берләштерәчәк.

Башкортстан сайлап алу конкурсында җиңүче булды һәм дөнья күләмендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәген үстерүгә федераль ярдәм алачак. Бу хакта Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин белдерде.
– Бу атнада Хөкүмәт дәүләт ярдәме биреләчәк фәнни-мәгариф үзәкләренең сайлап алу конкурсы нәтиҗәләрен ачыклады. Биш үзәк сайланды, күбесе төбәкара үзкләр, – диде Премьер-министр. – Алар әйдәүче университетларны, фәнни оешмаларны, икъисадның реаль секторы компанияләрен берләштерәчәк. Нәкъ шундый үзәкләр базасында тикшерүләр һәм эшләнмәләрнеэ заманча моделен булдырырга, масштаблы фәнни-технологик мәсьәләләрне чишәр өчен квалификацияле белгечләрне әзерләргә мөмкин. Мондый үзәкләрнең киләчәк үсеше Президент куйган бурычны башкарырга мөмкинлек бирү генә түгел, илебез фәненә дөнья күләмендәге яңа уңышларга ирешергә, Русия төбәкләренең фәнни потенциалын күтәрергә рөхсәт итәчәк.
30 ноябрьдә Фәнни-мәгариф үзәкләре советының утырышы үткән иде, аны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко алып барды. Видеоконференция форматында төбәкнең заявкасын Башортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим итте.
– Башкортстанда “Фән” гомумдәүләт проекты кысаларында без дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәген булдырабыз, ул безнең өчен аерым стратегик әһәмияткә ия, – дип билгеләде Радий Хәбиров. – Бу эштә без төп мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлеш тотабыз: инвестицияләр үсеше, икътисадның технологик модернизациясе, фән, мәгариф, бизнес интеграциясе.Болар барысы да кеше капиталы үсешенә китерергә тиеш.
Бу хакта тулырак: Евразийский научно-образовательный центр мирового уровня в Башкортостане получил федеральный статус (glavarb.ru)
Фото: glavarb.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: