-9 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
7 декабрь 2020, 11:15

Бурдан кала, уттан калмый

БР Урман янгыннары үзәгендә техниканы кышкы саклауга куюны һәм 2021 елгы янгын хәвефе сезонына әзерлекне тикшерү бара. 3 декабрьдә күчмә комиссия 3нче типтагы «Зилаер» урман янгыннары станциясенә юнәлде. - Янгын хәвефе сезоны тәмамланганнан соң, урман янгыннарының барлык төрләрен дөрес саклауны тәэмин итәргә кирәк.

БР Урман янгыннары үзәгендә техниканы кышкы саклауга куюны һәм 2021 елгы янгын хәвефе сезонына әзерлекне тикшерү бара. 3 декабрьдә күчмә комиссия 3нче типтагы «Зилаер» урман янгыннары станциясенә юнәлде.
- Янгын хәвефе сезоны тәмамланганнан соң, урман янгыннарының барлык төрләрен дөрес саклауны тәэмин итәргә кирәк. Техниканы кышкы саклауга кую алдыннан белгечләр аларның техник торышын җентекләп тикшерә. Урман янгыннары техникасына беркетелгән документация таләпләрен үтәү һәм саклау шартларын тәэмин итү аларның хезмәт итү вакытын озайта, – ди Урман янгыннары үзәге директоры Айрат Йосыпов.
Әйткәндәй, «Урманнарны саклау» федераль проектының «Урманнарны саклау» төбәк проектын, шулай ук ил башлыгы Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән «Экология» милли проектын тормышка ашыру кысаларында бик күп эш башкарылды. Ведомство карамагындагы учреждениеләрнең матди-техник базасын ныгыту һәм «БР урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү үзәге» учреждениесе урман янгыннары станцияләренең нормативларына кадәр комплектлау буенча эш алып барыла.
Агымдагы елда урман янгыннарын сүндерү һәм патруль техникасы белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан 40,4 миллион сум күләмендә акча бүленгән. Урман янгыннарын сүндерү станцияләренең, 2020 елда алынган урман янгыннары техникасын һәм җиһазларын исәпкә алып, янгын сүндерү чаралары белән 91,7 процент тәэмин ителгән.

Фото: Ufatoday.ru


Читайте нас: