-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2020, 11:30

“Күп нәрсә укытучының осталыгына бәйле”

Республикада педагогларның һөнәри осталыгын арттыру һәм квалификацияләрен бәяләү үзәкләре ачылды.Агымдагы елның 9 декабрендә “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Киләчәк укытучысы” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрү һәм Педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәкләре ачылды.Үзәкләр булдыруга юнәлтелгән чараларның гомум күләме 86,4 миллион сумнан артык тәшкил итә.

Республикада педагогларның һөнәри осталыгын арттыру һәм квалификацияләрен бәяләү үзәкләре ачылды.
Агымдагы елның 9 декабрендә “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Киләчәк укытучысы” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрү һәм Педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәкләре ачылды.

Үзәкләр булдыруга юнәлтелгән чараларның гомум күләме 86,4 миллион сумнан артык тәшкил итә.

Чарада Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Л.Х. Иванова, мәгариф һәм фән министры А. В. Хаҗин катнашты.

Үз чыгышында Ленара Иванова республикада педагогларның һөнәри осталыгын арттыруга, укытучыларны методик яктан тәэмин итүгә, аларны өзлексез белем бирүгә стимуллаштыруга, квалификацияне күтәрүгә һәм хәзерге белем бирү процессында кирәкле компетенцияләрне үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.

“Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында педагогларның һөнәри осталыгын арттыруга зур игътибар бирелүе аңлашыла. Бу — төп юнәлеш. Күп нәрсә укытучының осталыгына бәйле. Шуңа да өзлексез укырга кирәк. Һәм мин республикабыз пилот субъектлар исемлегенә керүенә бик шат, без педагогик үсешнең милли системасын сынап карый алачакбыз", — дип билгеләп үтте Ленара Иванова.

Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрү үзәге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүнең иң яхшы практикаларын эзләү, гомумиләштерү һәм гамәлгә кертү; стажировкалар оештыру, җитәкчелек итү һәм алып бару; тәҗрибә уртаклашу; өстәмә һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда санлы технологияләрне актив куллануны тәэмин итү.

Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин билгеләп үткәнчә, педагогик хезмәткәрләр, педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсешенең милли системасы механизмнарын исәпкә алып, үз компетенцияләрен арттыра алачаклар. Педагогик хезмәткәрләрнең үз белемнәрен һәм компетенцияләрен арттыру, эшләнгән индивидуаль белем бирү маршрутларын исәпкә алып, аларны көчәйтү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Бүген шулай ук мәгариф системасында мониторинг алып баручы, педагогик кадрларның һәм белем бирү оешмалары җитәкчеләренең квалификациясен бәяләүче үзәк тә ачылды.

Үзәкнең эшчәнлеге педагогик хезмәткәрләрнең компетенцияләрен бәяләүгә һәм өзлексез квалификацияне күтәрүнең формалаштырылган индивидуаль белем бирү траекторияләрен алуга юнәлтелгән.
Фото: education.bashkortostan.ru

Читайте нас: