+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
24 декабрь 2020, 11:41

Грантлар заманча технологияләрне үстерүгә ярдәм итә

Айрат Галләмов һәм Рауил Заһировның стартап AWBISS (ABISS) Сколково стартап мәктәбенең көз-кыш сезонының Демо көне нәтиҗәләре буенча беренче өчлегенә керүе игълан ителде. Онлайн- программа бер ай дәвам итте һәм информацион технологияләр, ясалма интеллект, VR, сәнәгать технологияләре, EdTech һәм биомедицина өлкәсендәге үсешкә багышланды. Бу сезонда Сколково стартап мәктәбендә Русиянең төрле төбәкләреннән 20 дән артык технология эшкуары әзерләнде.

Айрат Галләмов һәм Рауил Заһировның стартап AWBISS (ABISS) Сколково стартап мәктәбенең көз-кыш сезонының Демо көне нәтиҗәләре буенча беренче өчлегенә керүе игълан ителде. Онлайн- программа бер ай дәвам итте һәм информацион технологияләр, ясалма интеллект, VR, сәнәгать технологияләре, EdTech һәм биомедицина өлкәсендәге үсешкә багышланды. Бу сезонда Сколково стартап мәктәбендә Русиянең төрле төбәкләреннән 20 дән артык технология эшкуары әзерләнде. Аларның 12се финалга чыкты һәм жюрига презентация ясады. Жюри өч җиңүчене билгеләде. Уфа стартапы, нефть яткылыкларында ясалма интеллект ярдәмендә бораулау төгәллеген арттыру өлкәсендә югары технологияле проект буларак тәкъдим ителгән иде. Сколково конкурсы жюри әгъзалары әйтүенчә, Башкортстан инноваторларының проекты экспорт өчен яхшы потенциалга ия һәм нефть компанияләренә шактый акча экономияләргә мөмкинлек бирәчәк.
AWBISS проектының максаты - горизонталь бораулау төгәллеген яхшырту. Ясалма нейрон челтәрләргә нигезләнгән яңа технология җир катламындагы микроорганизмнарның яшен билгеләү процессын автоматлаштырырга мөмкинлек бирә. Бу бораулау траекториясен вакытында төзәтергә һәм ахыр чиктә скважина куллануның эффективлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Проект кеше ресурсларын саклап кала ала, чөнки яңа технология ярдәмендә бер белгеч, берьюлы берничә скважинаны күзәтә алачак. Нәтиҗәдә ​​нефть компанияләренең финанс чыгымнары күпкә кимиячәк.
Стартап өстендә эш узган ел башланган булган. 2020 елда, Айрат Галләмов, Рауил Заһиров һәм команданың башка әгъзалары Башкортстан Цифрлы үсеш министрлыгы боерыгы белән башланган IT-проектларны региональ тизләтү программасында катнаштылар. Программа кысаларында, сентябрьдә Уфада Сколково эксперт сессиясе үтте, шул вакытта илнең иң зур инновацион үзәге белгечләре алга таба эш өчен республикадан биш проект сайлап алдылар, шул исәптән AWBISS. Өч айдан соң, AWBISS проекты Сколково стартап мәктәбендә җиңде. Моннан тыш, әлеге проект инновацион ярдәм фондыннан өч миллион сумлык грант алды.
"Русия Федерациясенең «Цифрлы икътисад” милли проекты һәм региональ үсеш программасы ярдәмендә башлап җибәрүчеләр, яки берникадәр уңышларга ирешкәннәр үзләренең IT проектларын күрсәтә ала, яңа белемнәр һәм тәкъдимнәр алачак, күренекле белгечләр белән очраша һәм үз идеяларын үстерү өчен финанс ярдәме сорый ала. Бу безнең команда белән дә булды: без үз проектыбызны күрсәттек һәм Сколково стартап мәктәбендә катнашу мөмкинлеген алдык. Шуның белән грант фонды игътибарын яуладык һәм үсешебез өчен яңа мөмкинлекләр ачтык", - диләр AWBISS проектын уйлап табучылар.
Гомумән алганда, ел башыннан санлы технологияләр өлкәсендә үсеш алган Башкортстан компанияләре һәм уйлап табучылары 120 миллион сумнан артык акча җәлеп иткән. Акчалар инновацион проектларны тормышка ашыру һәм алга җибәрү өчен бүленде.
Заманча проектлар Владимир Путинның май указларына ярашлы “Цифрлы икътисад” милли проектын үстерүгә булышлык итәчәк.
Читайте нас: