+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
30 декабрь 2020, 10:37

Мәдәният чәчәк аткан авыл – җанлы авыл!

2020 елда федераль һәм республика казнасыннан бүленгән 900 миллион сумнан артык акчага 50 мәдәният учреждениесе булдырылган һәм ремонтланган. Бу соңгы еллар эчендә искиткеч күп мәдәният объектлары куллануга тапшырылган ел. Шул исәптән, “Урындагы мәдәният йорты” проекты кысаларында 15, матди-техник базаны ныгыту линиясе буенча – 15, “Мәдәният” милли проекты кысаларында 20 мәдәният объекты ремонтланган.

2020 елда федераль һәм республика казнасыннан бүленгән 900 миллион сумнан артык акчага 50 мәдәният учреждениесе булдырылган һәм ремонтланган.
Бу соңгы еллар эчендә искиткеч күп мәдәният объектлары куллануга тапшырылган ел. Шул исәптән, “Урындагы мәдәният йорты” проекты кысаларында 15, матди-техник базаны ныгыту линиясе буенча – 15, “Мәдәният” милли проекты кысаларында 20 мәдәният объекты ремонтланган.
Милли проект кысаларында быел 1 миллиард 200 миллион сум акча бүленгән. БР мәдәният министры Әминә Шафикова билгеләвенчә, ел нәтиҗәләре буенча барлык чаралар да уткәрелгән, күрсәткечләргә ирешелгән.
-Бу чыганаклар безгә 2 мәдәни-күңел ачу учреждениесе ачарга, тагын да 18ен ремонтларга мөмкинлек бирде. 5 районны автоклуб белән тәэмин иттек, 4 модельле китапханә, 3 виртуаль концерт залы, 6 заманча кинозал ачтык. 15 сәнгать мәктәбен һәм 3 колледжны музыка инструментлары һәм җиһазлары белән тәэмин иттек. 12 коммерциягә карамаган оешмага һәм 2 үзаллы иҗади коллективка дәүләт ярдәме күрсәттек,- диде министр.
Читайте нас: