+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар 2021, 10:54

“Горурланырга хакыбыз бар, әмма эшлисе дә күп...”

Башкортстанда гомумдәүләт проектлары ничек гамәлгә ашырыла?Гомумдәүләт проектларының максатлы күрсәт­кечләренә ирешү, контрактларны үз вакытында төзү һәм үтәү былтыр республикада тулаем Русия һәм Идел буе федераль округындагы күрсәткечләрдән яхшырак булган. Мондый мәгълүматларны төбәк Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә китерде.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстанда гомумдәүләт проектлары ничек гамәлгә ашырыла?

Гомумдәүләт проектларының максатлы күрсәт­кечләренә ирешү, контрактларны үз вакытында төзү һәм үтәү былтыр республикада тулаем Русия һәм Идел буе федераль округындагы күрсәткечләрдән яхшырак булган. Мондый мәгълүматларны төбәк Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә китерде.

Гомумдәүләт проектлары чараларын финанс­лауның гомум күләме 31 миллиард сумга якын тәш-кил иткән, шуларның 20 миллиард сумы федераль бюджеттан бүленгән. Матди чагылышта бу — 24 балалар бакчасы, 5 мәктәп, 110 фельдшер-акушерлык пункты, Республика онкодис­пансерының хирургия корпусына яңа янкорма, 200 берәмлектән артык яңа медицина җиһазлары, шул исәптән КТ һәм МРТ аппаратлары. Шәһәр һәм район­нарда 103 заманча иҗтима­гый территория яңартылган һәм булдырылган, ә Ишембайда, Бөредә һәм Бәлә­бәйдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтен­русия конкурсында җиңгән өч проект гамәлгә ашырыл­ган. Моннан тыш, гомум­дәү­ләт проектлары ярдә­мендә 300 километрдан артык автомобиль юлына капиталь ремонт ясал­ган, 2,5 миллион квадрат метрга якын яңа торак төзелгән, социаль әһә­мияткә ия 900 объект Интернетка тоташтырылган.

— Гомумдәүләт проект-ла­рының иң мөһимнәрен­нән берсе — “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм”, — диде Илшат Тажетдинов. – Узган ел бу өлкә өчен пандемия шартларында катлаулы булды. Кече бизнес субъектлары азрак булды, әмма шул ук вакытта кече һәм урта эшкуарлыкта эш-ләүчеләр саны, 2019 елдагы белән чагыштырганда, 3,5 процентка артты. Хәзер тармакта 443 мең кеше эш-ли. Социаль эшкуарлар саны буенча Башкортстан 2020 елда Мәскәү өлкәсен­нән кала, Русия төбәкләре арасында икенче урынны алды.

Беренче вице-премьер кече бизнеска ярдәм итүдә төбәк үсеш институтлары-ның ролен билгеләп үтте. Шулай итеп, Башкортстан микрофинанс компаниясе 675 миллион сумлык 546 микрозайм биргән. Гарантия фонды 870 миллион сумлык 116 поручительлек биргән, бу 1,9 миллиард сумга якын акча җәлеп итәргә мөмкинлек тудырган. Республиканың 43 компаниясе 1,1 миллиард сумга лизинг ярдәмен алган. Муниципаль программалар кысаларында меңнән артык эшкуар субсидия алган. Бу максатларга 390 миллион сумга якын акча юнәлтел­гән, шул ук вакытта респуб­лика бюджетыннан — 2019 елдагыга караганда, өч тапкыр күбрәк.

“Алга” махсус икътисади зонасы төзелү тышкы инвесторларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Инде алты компания махсус икътисади зона резидентлары статусын алды, алар республика икътисадына 10 миллиард сум инвестиция­ләргә һәм 1 400гә якын эш урыны булдырырга әзер. 90 миллиард сумлык инвестиция портфельле тагын җиде компания бар, алар 2 меңнән артык эш урыны булдырачак.

2021 елга төп бурычлар нинди? Гомумдәүләт проектларының максатлы күрсәткечләренә һәм иҗти­магый әһәмиятле нәтиҗә-ләргә ирешүне тәэмин итәргә, шул исәптән контрактларны үз вакытында төзү һәм үтәү, бюджет чараларын тигез һәм нәти­җәле үзләштерү хисабына. Кече һәм урта малтабарлыкта эшләүчеләр санын, шәхси эшкуарларны да кертеп, 456 мең кешегә кадәр арттыруны тәэмин итәргә, кече һәм урта эшкуарлык субъект­­лары санын 145 мең берәмлеккә, ә үз-үзлә­ренә эшләүчеләр санын 35 мең кешегә кадәр арттыруга ирешергә, Уфа шәһәрендә “IQ-парк”ны эшләтеп җибә-рүне тәэмин итәргә, Сибайда “Киләчәк фабрикасы” булдырырга кирәк.
“Алга” махсус икътисади зонасында 2021 елда ин-вес­тицияләр күләме ки­мендә 20 миллиард сум бул­ган 5 резидент җәлеп ителәчәк, резидентларның ихтыяҗларын исәп­кә алып, беренче чираттагы инфраструктура объектларын төзү башланачак. Моннан тыш, беренче яртыеллыкта инвесторлар белән берлектә Уфа районында — ОСБ плитәләр заводын, Әбҗә­лил районында — коры төзелеш катнашмалары һәм Уфадагы ак цемент заводын, башкалада почта-логистика үзәген фай­далануга кертүне тәэ-мин итү бурычы куелды.

— Сез 2020 елда зур һәм күләмле эш башкардыгыз, шул рухта дәвам итегез, — диде республика Башлыгы Радий Хәбиров. — Сезгә һәм хезмәттәш-лә­регезгә рәхмәт!
Шул ук киңәшмәдә узган ел йомгаклары буенча Башкортстан Башлыгының “Ел уңышы” дипломнарына лаек булган муниципалитетларны атадылар.
Исегезгә төшерәбез, бүләкләр беренче тапкыр 2019 елда гамәлгә куелды. Алар социаль-икътисади үсешнең аерым юнәлеш­ләре буенча иң яхшы нәти­җәләргә ирешкән шәһәр-ләргә һәм районнарга тапшырыла. Үткән елның октяб-рендә Радий Хәбиров эшне оештыру тәртибен һәм иң яхшы муниципалитетларны бил­геләү өчен рейтинг формалаштыру методикасын билгеләгән указга кул куйды. Территорияне рейтинглаганда өч төркем: шәһәр округлары, административ үзәге шәһәр булган районнар һәм авыл районнары аерым каралды.

Ел йомгаклары буенча “Демографик иминлек” но-минациясендә җиңүчеләр дип Нефтекама, Уфа һәм Бөр­җән районнарын таныдылар.
“Эшкуарларга ярдәм” номинациясендә иң яхшылар булып Агыйдел шәһәре, Благовещен һәм Борай районнары танылды.
“Авыл хуҗалыгында лидерлык” номинациясендә Мәләвез һәм Илеш районнарына грантлар бирелде.
“Кризиска каршы менеджмент” номинациясендә Салават, Бәләбәй һәм Тәтешле районнары җиңү яулады.
“Имин һәм уңайлы территория” номинациясендә Яңавыл һәм Бакалы районнары грантлар алачак.
“Яшьләр муниципалитеты” номинациясендә Уфа шәһәре һәм Нуриман районнары лидерлар булды.
“Тавыш бирүче муниципалитет” номинациясен­дә Сибай шәһәре, Дүртөй­ле һәм Әлшәй районнары җиңделәр.

— Җиңүчеләрне котлыйм. Без бу эшнең нәти-җәләрен ничек исәпкә алу турында уйларбыз. Зур эш-чәнлек өчен рәхмәт, — диде Радий Хәбиров. — Минем-чә, безнең горурланырга хакыбыз бар. Әмма эшлисе дә күп.
Читайте нас: