+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
20 гыйнвар 2021, 11:01

Авылда яшәү күпкә отышлы

«Авыл ипотекасы»на 4,9 миллиард сум акча бүленгән, дип билгеләп үттеләр Россельхозбанк матбугат хезмәтендә. Бу - илдә кредитлар саны буенча да, акча күләме буенча да иң яхшы нәтиҗә.«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасының әлеге юнәлеше шартлары буенча Ленинград өлкәсендә һәм Ерак Көнчыгышта максималь кредит күләме 5 миллион сум тәшкил итә. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

«Авыл ипотекасы»на 4,9 миллиард сум акча бүленгән, дип билгеләп үттеләр Россельхозбанк матбугат хезмәтендә. Бу - илдә кредитлар саны буенча да, акча күләме буенча да иң яхшы нәтиҗә.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасының әлеге юнәлеше шартлары буенча Ленинград өлкәсендә һәм Ерак Көнчыгышта максималь кредит күләме 5 миллион сум тәшкил итә. Шул ук вакытта, башка төбәкләрдә, шул исәптән безнең республиканы да кертеп, бу күрсәткеч 3 миллион сум тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча озак вакыт илдә Ленинград өлкәсе алда барды.
Көтелгәнчә, авыл ипотекасы буенча заемчылар арасында Уфа, Стәрлетамак, Чишмә, Кырмыскалы, Иглин һәм Яңавыл районнарында урнашкан участоклар белән йортлар иң зур популярлык казанган. Заемчыларның күпчелеге - 35 яшькә кадәр яшь гаиләләр.
"Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты әлеге өлкәгә яшьләрне җәлеп итүне дә күз уңында тота. Билгеле, яшь буынга торак проблемасын хәл итү бүген җиңел түгел. Шуңа да әлеге башлангыч ике як өчен дә отышлы.

Фото: agriculture.bashkortostan.ru
Читайте нас: