+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 февраль 2021, 11:21

Авылларга кот кайта

Русиянең кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе яңа оештырылган авыл хуҗалыгы кооперативлары саны буенча субъектлар рейтингын игълан итте. Өч ел йомгаклары буенча Башкортстан - беренче урында.Русия территориясеннәндә эшли торган барлык авыл хуҗалыгы кооперативларының 13 проценттан артыгы Башкортстанда төзелгән. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Русиянең кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе яңа оештырылган авыл хуҗалыгы кооперативлары саны буенча субъектлар рейтингын игълан итте. Өч ел йомгаклары буенча Башкортстан - беренче урында.

Русия территориясеннәндә эшли торган барлык авыл хуҗалыгы кооперативларының 13 проценттан артыгы Башкортстанда төзелгән.

Республикада фермерлыкны һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү буенча системалы эш башкарылган. Мондый чараларның иң мөһиме – максатларны, бурычларны һәм этапларны билгеләгән норматив-хокук җирлек булдыру. Республикада керем китерүче проектларны гамәлгә ашыру программасы төзелде. Аны уңышлы үткәрү нәтиҗәсендә 2018 һәм 2019 елларда 237 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы төзелде. Быел исә программа бераз үзгәртелеп дәвам итәчәк.

Мәгълүм булуынча, Башкортстанда авыл хуҗалыгы кооперативларына дәүләт ярдәме Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына булышлык" гомумдәүләт проектының "Фермерлыкка ярдәм системасын оештыру һәм авыл кооперациясен үстерү" төбәк проекты нигезендә күрсәтелә.

Фото: sovsibir.ru

Автор: Резида Валитова

Читайте нас: