+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 февраль 2021, 11:42

Чакмагыш халкы түземсезләнеп көтә

Чакмагышта ел ахырына яңа поликлиника төзелеп бетәчәк.Дәвалау учреждениесен «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында республика Хөкүмәте һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән төзиләр. Төзелешкә 400 миллион сум тирәсе акча бүленгән. Яңа бина җылы кичү аша икенче кат дәрәҗәсендә иске медицина учреждениесе белән тоташтырылачак. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Чакмагышта ел ахырына яңа поликлиника төзелеп бетәчәк.

Дәвалау учреждениесен «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында республика Хөкүмәте һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән төзиләр. Төзелешкә 400 миллион сум тирәсе акча бүленгән. Яңа бина җылы кичү аша икенче кат дәрәҗәсендә иске медицина учреждениесе белән тоташтырылачак.

Соңгы таләпләргә җавап бирүче яңа бинада клиник-диагностик лаборатория, рентген, хирургия ярдәме кабинетлары һәм эндоскопия бүлеге булачак. Хатын-кызлар һәм балалар консультациясе барлыкка киләчәк. Яңа поликлиника янында газ казанлыгы һәм трансформатор подстанциясе урнаштырылачак.

Сменага 250 кешегә исәпләнгән поликлиника объекты төзелеше Республика адреслы инвестицион программасы буенча башкарыла. Төзелешне «Корунд» предприятиесе тормышка ашыра. Эшләр бик сыйфатлы алып барыла, алар 2021 елның ноябренә тәмамланырга тиеш.

Яңа поликлиникада өлкәннәр дә, балалар да хезмәтләндереләчәк. Әлегә табиблар халыкка амбулатор ярдәмне 47 ел элек төзелгән бинада күрсәтә.

Фото: башньюс
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас: