+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
10 февраль 2021, 11:34

Башкортстан тәҗрибә белән уртаклаша

Шушы көннәрдә Татарстанда экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү мәсьәләләре буенча стратегик сессия узды. Чарада Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лена Изотова катнашты.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Шушы көннәрдә Татарстанда экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү мәсьәләләре буенча стратегик сессия узды. Чарада Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лена Изотова катнашты.

Башкортстан ведомствосы вәкиле башка төбәк коллегаларына республикада гамәлгә ашырылган экспортерларга ярдәм чаралары турында сөйләде.

- Хәзерге вакытта Башкортстанда төбәк бюджетыннан субсидияләр форматында экспортерларга финанс ярдәме күрсәтү буенча өч программа тормышка ашырыла. Бу чит илгә товарларны транспортлау чыгымнарының бер өлешен компенсацияләүгә, продукцияне халыкара сертификатлауга чыгымнар өлешен каплауга һәм "экспорт кэшбегы" программалары, - дип хәбәр итте Лена Изотова.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә программалар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Сессиядә катнашучылар Башкортстанның экспортерлар белән эшләү буенча зур тәҗрибәсе, кайбер ярдәм чаралары яңа булуын һәм үз төбәкләрендә гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы тарафыннан каралуын билгеләп үттеләр.

Фото; mgazeta.com

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: