+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
18 февраль 2021, 11:01

Ризык тәмле генә түгел, файдалы да булырга тиеш!

16 февральда Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Туклануда Башкортстан Республикасы халкын йод белән тәэмин итү буенча заманча тенденцияләр” дип аталган гаять кызыклы түгәрәк өстәл үтте. Көнүзәк теманы үз эченә алган бу чараны БР Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы оештырган иде.Йод җитешмәү проблемасы Русиянең барлык төбәкләренә, шул исәптән, Башкортстанга да хас. Республиканың төрле җирлегендә ул төрле дәрәҗәдә билгеләнә. Әлеге проблеманың мөһимлеген исәпкә алып, республика галимнәре тарафыннан төрле тикшерүләр үткәрелә, тиешле чаралар күрелә. Ләкин бу юнәлештә башкарасы эшләр шактый шул әле.

16 февральда Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Туклануда Башкортстан Республикасы халкын йод белән тәэмин итү буенча заманча тенденцияләр” дип аталган гаять кызыклы түгәрәк өстәл үтте. Көнүзәк теманы үз эченә алган бу чараны БР Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы оештырган иде.
Йод җитешмәү проблемасы Русиянең барлык төбәкләренә, шул исәптән, Башкортстанга да хас. Республиканың төрле җирлегендә ул төрле дәрәҗәдә билгеләнә. Әлеге проблеманың мөһимлеген исәпкә алып, республика галимнәре тарафыннан төрле тикшерүләр үткәрелә, тиешле чаралар күрелә. Ләкин бу юнәлештә башкарасы эшләр шактый шул әле.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматларга караганда, йод җитешмәү белән бәйле чирләр Җир шарында иң киң таралган чирләрдән исәпләнә. Статистика мәгълүматлары шуны күрсәтә: бүгенге көндә дөньядагы 2 миллиардтан артык кеше йодны тиешле күләмдә кабул итми. Нәтиҗәдә, 740 миллион кешенең калкансыман бизе үскәнлеге, 40 миллионнан артыгының акыл үсеше ягыннан калышуы күзәтелә. Болар барсы да кеше организмында йод җитешмәү белән бәйле, дип белдерә галимнәр.
Күп еллар дәвамында алып барылган эпидемиологик тикшеренүләр шуны күрсәтә: Русия халкы көненә 40-80 мкг. йод кабул итә, бу исә тиешле нормадан 3 тапкырга кимрәк дигән сүз.
-Йод җитешмәү проблемасы аеруча балалар һәм авырлы ханымнар сәламәтлегендә чагыла,- диде бер тавыштан түгәрәк өстәлдә катнашучылар.- Чөнки бу микроэлементсыз кешенең нормаль физик һәм акыл үсеше мөмкин түгел.
Көн саен кешегә 100-200 мкг. йод кабул итү кирәк. Бизмәнгә салсаң – бу, әлбәттә, бик аз микъдар. Ягъни, бар гомере буена адәм баласына нибары бер чәй кашыгы чамасы гына (3-5 грамм) йод кирәгә. Ләкин, сәламәтлек бизмәненә салсак, аның әһәмияте санап бетмәслек! Әгәр карындагы балага ул скелет һәм нерв системасы формалашсын өчен кирәксә, өлкәннәрдә ул организмда барган бар матдәләр алмашын тәэмин итү өчен мөһим. Менә ни өчен йодның организмда артык булуы да, ким булуы да яхшыга түгел икән.
Түгәрәк өстәлне ачып, БР Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев төбәктә авырлы хатыннарны, бала имезүче әниләрне һәм 3 яшькә кадәрге балаларны бушлай тукландыруны тәэмин итү буенча эш алып барылуы хакында сөйләде. Шул исәптән, Башкортстанда “Сөт кухнясы”ның балалар туклануы өчен биойод белән баетылган йогурт җитештерә башлавы хакында да бәян ителде. Бүгенге көндә инде аның шәхси техник шартлары эшләнгән һәм тиешле оешмада теркәлгән, әле яңа продуктны лаборатория шартларында сынау бара икән.
“Сөт кухнясы” директоры Эльдар Сайгафаров әйтүенчә, алар тарафыннан җитәрлек күләмдә органик йод инде сатып алынган һәм сынаулар 25 гыйнварда башланган да. Бүгенге көнгә тәүге партия продукция тикшерү үткән, чиратта – икенче партия.
Технологлар әйтүенчә, биойодның исе дә, тәме дә юк һәм ул сөттә яхшы эри. Әзерләү барышында биойод ризыкны пастеризацияләү этабында өстәлә, ул кайнар температураларга чыдам. Тикшерүләр шуны күрсәтә: биойод кушылган сөт ризыгының тәме һич тә үзгәрми. Аны 100 грамм продукциягә 30 мкг. исәбеннән, ягъни тәүлеклек норманың 30 проценты кадәре кушалар.
Түгәрәк өстәл бик җанлы үтте. Анда катнашучылар шактый мөһим мәсьәләләрне күтәрде һәм белгечләрдән төпле җаваплар алды.
Фото: rb7.ru

Автор : Гөлара Арсланова

Читайте нас: