+1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
19 февраль 2021, 09:35

И туган тел, и матур тел!

18 февральда "Башкортостан" концертлар залында "Башкортстан Республикасында телләр төрлелеге: әлеге халәте һәм перспективалары" дигән "түгәрәк өстәл" утырышы үтте. Ул Халыкара телләр көненә багышланды.Әлеге чараны республиканың Мәдәният министрлыгы, "Башкортстан Республикасы халыклары ассамблеясе" төбәк иҗтимагый оешмасы, Башкортстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты дәүләт бюджет учреждениесе оештырды. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

18 февральда "Башкортостан" концертлар залында "Башкортстан Республикасында телләр төрлелеге: әлеге халәте һәм перспективалары" дигән "түгәрәк өстәл" утырышы үтте. Ул Халыкара телләр көненә багышланды.
Әлеге чараны республиканың Мәдәният министрлыгы, "Башкортстан Республикасы халыклары ассамблеясе" төбәк иҗтимагый оешмасы, Башкортстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты дәүләт бюджет учреждениесе оештырды.
- Тел - кешелек дөньясының үсешен күрсәтүче бер үзенчәлек. Бүген дөньяда 6 мең тел бар. Шул ук вакытта, аның яртысына юкка чыгу куркынычы яный. Ни өчен телләр игътибар таләп итә соң? Бу кешенең барьяклап та үсешен, әлеге халыкның үзенә генә хас булган үзенчәлекләрен күрсәтә. Тел гаиләдә һәм мәктәпләрдә үстерелә. Шуңа да балада туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә һәркем өлеш кертергә тиеш, - диде республика мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина.
- Башкортстанда, дәүләт телләреннән тыш, башка туган телләр дә өйрәнелә. Бүген мәктәпләрдә 6 тел укытыла. Башка укыту оешмаларында исә 14 телгә игътибар бирелә. Шул ук вакытта Мәскәүдә, Ханты-Манси округында, Татарстан Республикасында, Чиләбе өлкәсендә һәм Русиянең тагын берничә төбәгендә башкорт теле туган тел буларак өйрәнелә.
Телләрне үстерү буенча республикада һәм Русиядә төрле конкурслар оештырыла. Шул ук вакытта республика Башлыгы указы нигезендә полилингваль мәктәпләр дә ачылды. Бүген төбәктә шундый 4 мәктәп бар. Алар Уфада, Стәрлетамакта, Нефтекамада урнашкан. 2024 елга аларның саны тагын да артачак, - диде республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева.
Чарада республикада дәүләт теле буларак өйрәнелүче башкорт теле үсеше турында да сүз булды. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты телне саклау һәм үстерүгә зур көч сала. Башкорт филологиясе факультеты бу җәһәттән бик күп башлангычларга нигез сала. Мәсәлән, мәктәпләр өчен дәреслекләр әзерләү, төрле конкурслар оештыру. Шул ук вакытта, "Башкорт теле бармак очларында" проекты сукыр укучыларның әлеге телне өйрәнүендә бу җәһәттән уңышлы эшли. Чарада билгеләнүенчә, онлайн-дәресләр оештыру да башкорт телен популярлаштыруда зур роль уйный. Бу башлангыч республикадан читтә яшәүчеләр өчен дә кирәк.
Шунысы да мөһим: мондый чаралар Русия Президенты билгеләгән "Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның да бер юнәлеше булып тора.
Фото: astracons.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Читайте нас: