Диспансерлаштыру бик күп авыруларны ачыкларга ярдәм итә.
Диспансерлаштыру халыкның билгеле бер төркемнәрен диагностикалау, хроник йогышлы булмаган авыруларны иртәрәк ачыклау максатында уздырыла, чөнки ул чирләр инвалидлыкның һәм халыкның вакытыннан алда үлүенең төп сәбәбе булып тора.
Диспансерлаштыру быел 1982, 1985, 1988, 1991, 1994, 1997, 2000, 2003 елгылар һәм 40 яшьтән өлкәнрәк булганнарның барысы өчен дә уздырыла.
Үткән елдан коронавирус инфекциясе таралу куркынычы саклануы шартларында профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансерлаштыруны уздыруны оештыру буенча вакытлы методик тәкъдимнәр нигезендә, диспансерлаштыру алдан язылу буенча уздырыла.
Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча штаттан тыш баш белгече Сара Әхтәмова билгеләп үткәнчә, коронавирус инфекциясе буенча эпидхәл белән бәйле барлык чикләүләр бетерелгәч, теләге булган һәркем диспансерлаштыру узарга мөмкин. Моны һичшиксез эшләргә кирәк, чөнки әлеге чара куркыныч авыруларның төп факторларын ачыкларга мөмкинлек бирә: болар - артериаль кан басымының, холестеринның һәм кандагы глюкозаның югары дәрәҗәсе, тәмәке тарту, алкоголь куллану, рациональ туклану, физик активлыкның түбән булуы, гәүдәнең кирәгеннән артык авыр булуы яисә симерүе, шулай ук наркотик һәм психотроп чаралар куллану. Билгеләп үтәбез, диспансерлаштыруга "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруда да зур әһәмият бирелә.