+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
1 апрель 2021, 09:33

Заманча мәктәпләр арта

Бүздәк районының өч мәктәбендә "Үсеш ноктасы" үзәкләре ачылачак.Агымдагы елда Президент Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырылган “Үсеш ноктасы” үзәкләре Бүздәк районының өч белем бирү оешмасында булдырылачак: Бүздәк 1нче урта мәктәбе, Гафури һәм Кәпәй-Кобау урта мәктәпләре. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Бүздәк районының өч мәктәбендә "Үсеш ноктасы" үзәкләре ачылачак.

Агымдагы елда Президент Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырылган “Үсеш ноктасы” үзәкләре Бүздәк районының өч белем бирү оешмасында булдырылачак: Бүздәк 1нче урта мәктәбе, Гафури һәм Кәпәй-Кобау урта мәктәпләре.

Белем учаклары “Физика”, “Химия”, “Биология” юнәлешләре буенча белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен җиһазлар, укыту һәм тәрбия чаралары, шул исәптән тәҗрибә үткәрү өчен җиһазлар, реактивлар, демонстрацион комплектлар, лабораторияләр, компьютерлар белән җиһазландырылачак.
– “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кабинетларны заманча җиһазлар белән тәэмин итүне күз уңында тота, алар авыл мәктәпләренә аеруча кирәк, — ди Бүздәк авылының 1нче мәктәбе директоры Илдар Сакаев. — Гомумдәүләт проектында катнашу нәтиҗәсендә яңа уку дәрәҗәсенә чыга алачакбыз һәм балаларда командада эшләү, фәннәрне тирәнтен өйрәнү, төрле конкурсларда катнашу өчен мөмкинлекләрt артачак. “Үсеш ноктасы” авыл балаларын җәлеп итү үзәге булачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар, педагоглар, ата-аналар үзәкләрдә дәрестән тыш вакытта шөгыльләнергә мөмкин.

Фото:srk.nationalpriority.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: