+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель 2021, 09:11

Балаларга түләүләр ничек арта?

1 апрельдән гаиләләрдә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалар өчен зур күләмдә пособие алу мөмкинлеге булачак.Элек ул бердәм ставка — төбәктәге балалар яшәү минимумының яртысы күләмендә түләнде. Хәзер пособие күләме гаилә кеременә бәйле булачак. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

1 апрельдән гаиләләрдә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалар өчен зур күләмдә пособие алу мөмкинлеге булачак.

Элек ул бердәм ставка — төбәктәге балалар яшәү минимумының яртысы күләмендә түләнде. Хәзер пособие күләме гаилә кеременә бәйле булачак.

Система шундый: гаилә кереме бер кешегә яшәү минимумыннан азрак булса, башта “база” пособиесен — яшәү минимумының яртысын билгелиләр. Бу пособиене исәпкә алып та, гаилә кереме яшәү минимумына кадәр җитмәсә, пособие тагын 25 процентка — балага төбәк яшәү минимумының 75 процентына кадәр арттырыла. Шуннан соң да гаилә мохтаҗлар исемлегендә кала икән, тагын 25 процент — яшәү минимумының 100 процентын өстиләр. Пособиене арттыру яки беренчел билгеләү өчен гаризаны хәзер үк язарга була. Әгәр гаиләне мохтаҗ дип тапсалар, пособиене гыйнвардан ук күчерәчәкләр: социаль яклау ел башыннан күпме акча түләргә тиеш булуын исәпләп чыгарачак һәм акча күчерәчәк.

Шулай ук гаиләләрнең мохтаҗлыгын билгеләү системасы да үзгәрә – аларның күчемсез милеге исәпкә алыначак. «Нульле керем кагыйдәсе» кертелә: пособие гаиләнең һәр өлкән кешесендә хезмәт хакы булган очракта билгеләнә.
Пособие яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә билгеләнә дигән кагыйдә үз көчендә кала. Шул ук вакытта мөһим нәрсә дә барлыкка килә: өлкән гаилә әгъзаларының “ак” кереме булырга тиеш. Бу хезмәт хакы, авторлык гонорарлары, эшкуарлык эшчәнлегеннән кергән керем, стипендия яки пенсия булырга мөмкин.
Әгәр еллык керем бер яшәү минимумы җыелмасыннан югарырак булса, гаилә шулай ук мохтаҗ дип танылмый.
Күчемсез милек булуны хәзер керемнәр белән бергә бәяләячәкләр. Әгәр гаиләнең кереме яшәү минимумыннан түбән булып та, берничә фатир яки йорты бар икән, аның мәйданын исәплиләр, фатирда бер кешегә - 24 квадраттан, ә шәхси йортта 40тан да артмаска тиеш. Милек социаль ярдәм сыйфатында алынган булса, фатир яки йорт бердәнбер булса, аларның мәйданына игътибар итмиләр.

Җир участоклары да исәпкә алына: пособие алу хокукына милегендә 25 сутыйга кадәр җире булган гаиләләр генә ия. Социаль ярдәм кысаларында җир алынса, яисә ул «Ерак Көнчыгыш гектары» булса, ул исәпкә алынмый.
Шулай ук милектә бер торак булмаган бина, бер дача һәм бер гараж (яки күпбалалы һәм инвалид баланың ата-аналары өчен ике) булырга мөмкин.

Пособие бер генә автомобиль, бер мотоцикл, бер берәмлек үзйөрешле техника (трактор, комбайн һ. б.) һәм бер кечкенә судно булган гаиләгә билгеләнә ала. Автомобильләр һәм мотоцикллар саны буенча күпбалалы һәм инвалид балалы гаиләләр өчен искәрмә ясала — пособие гаиләдә ике транспорт чарасы булса да билгеләнә.

Гаилә составында көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәр балалар исәпкә алыначак.

Пособиене опекага алынган балаларга алырга мөмкин булачак.

Гаилә керемнәрендә инвалид балалар тәрбияләүче затларга компенсация түләүләре исәпкә алынмаячак.

Фото: esoreiter.ru
Читайте нас: