+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
6 Май 2021, 09:26

Спортта нәтиҗәләр яхшырачак!

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты гамәлгә ашырыла. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты гамәлгә ашырыла.

Проект кысаларында күптән түгел республиканың Октябрьский шәһәре 3нче спорт мәктәбенә яңа тренажерлар алынган. Алар аяк, бил, арка мускулларын ныгыту өчен тәгаенләнгән.

Яңа җиһазларның бәясе — 1,9 миллион сум. Биредәге спортчылар белдерүенчә, яңа җиһазлар белән тәэмин ителгәч, спорт залы хәзер бөтенләй башкача күренә, заманча һәм уңайлы.

Хакимиятнең спорт һәм яшьләр сәясәте буенча комитеты рәисе Илдар Рамазанов билгеләвенчә, мондый ярдәм аларны бик сөендергән, тренажерлар спортчылар күрсәткән нәтиҗәләрне яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Фото: Башинформ
Читайте нас: