Уфада шәһәренең 450 еллыгына зур Евразия китапханәсе төзергә планлаштыралар. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «XXI гасыр язучысы» төбәкара форумында хәбәр итте.
– Ул техник башлангыч планында суперзаманча булачак. Әмма барыннан да элек ул авторларның китап укучылар белән очрашулары һәм аралашу үзәге, масштаблы мәгариф-мәгълүмати мәйданчык булачак, - диде төбәк җитәкчесе. – Аны Республика йорты һәм Ветераннар госпитале арасындагы буш урында урнаштырачакбыз. Без аны башкорт тирмәсе рәвешендә күз алдына китерәбез. Ул Уфага кергәндә күпердән бик яхшы күренәчәк. Китапханә бинасын киләсе елда проектлый башлыйбыз.
Радий Хәбиров шулай ук Башкортстанда 1,5 мең китапханәне үз эченә алган һәм Русиядә иң зурларның берсе булган китапханәләр челтәрен үстерүне дәвам итәчәген билгеләп үтте.
- «Мәдәният» гомумдәүләт проекты ярдәмендә без аны модернизацияләүгә керештек. Модельле 315 китапханә ачылды. Бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 50 миллион сумга якын акча юнәлтелде. Күптән түгел Дүртөйле районының Әсән авылындагы шундый китапханәдән укучылар космонавтлар белән элемтәгә чыкты, – диде Башкортстан Башлыгы. - Бу китапханәләрне язучыларның китап укучылар белән очрашулары өчен кулланырга мөмкин һәм кирәк тә.
Республика җитәкчесе, күптән түгел Русиядә «Яңа белем» марафоны зур уңыш белән узды, анда фән һәм икътисадның төрле тармакларыннан 150ләп спикер катнашты, дип белдерде.
Фото: "Башинформ"