+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
6 сентябрь 2021, 09:18

Бүздәк яңарышка омтыла

Файдалануга тапшырылган яңа объектлар, төзекләндерү буенча алып барылган максатлы чаралар төбәк авылларын сизелерлек күркәмләндерде. Бүздәк районы биләмәләрендә тормышка ашырылучы гомумдәүләт проектлары әлеге юнәлештә төп программа булып тора.   #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Бүздәк яңарышка омтыла
Бүздәк яңарышка омтыла

Соңгы чорда районда социаль өлкәдә зур гына уңай үзгәрешләр булды.

 
Файдалануга тапшырылган яңа объектлар, төзекләндерү буенча алып барылган максатлы чаралар төбәк авылларын сизелерлек күркәмләндерде. Бүздәк районы биләмәләрендә тормышка ашырылучы гомумдәүләт проектлары әлеге юнәлештә төп программа булып тора.

Сәламәтлек саклау өлкәсенә районда электән дә зур игътибар бирелде. Бүздәк үзәк район дәваханәсе поликлиникасы тәүлегенә 525 пациент кабул итүгә исәпләнгән. Тәүлек әйлә­нәсенә эшләүче стацио­нарның койка фонды 106 урын тәшкил итә, аларда кардиология, педиатрия, гомум терапия, травматология, гомум хирургия, гинекология һәм башка белгечлекләр буенча медицина хезмәтләре күр­сәтелә. Көндезге стационар 51 урынга исәпләнгән. Район дәваханәсендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлеге эшли, моннан тыш халык сәламәтлеге сагында Иске Таулар һәм Түреш авылларында урнашкан гомум практика табиблары бүлекләре, 42 фельдшер-акушер пункты тора.
Районның үзәк дәваханәсе баш табибы Айрат Хаҗиев әйтүенчә, ФАПларны яңарту буенча максатлы эш җәелдерелгән, әлеге чорда аерым медицина пунктларында ремонт эшләре бара, шулай ук кышкы чорга әзерлек программасы уңышлы тормышка ашырыла. Авыл медпунктларын яңарту юнәлешендә колачлы эшләрнең матур үрнәге мисалында үткән елда Арслан авылында ачылган заманча ФАПны күрсәтергә була. Элекке медицина учреждениесе биредәге мәктәп бина­сының җайлаштырылган бер бүлмә­сендә эшләп килде. Тиешле шартлар тудырылмау сәбәпле, моңа авыл халкы да, ФАП хезмәткәрләре дә канә­гатьсезлек белдерде, әлбәттә. Шуңа ничәмә еллар дәвамында хәл ителмәгән мәсьәләгә Бүздәк районы хакимияте башлыгы Азат Арслановның шәхсән алынуы очраклы түгел. Әйтергә кирәк, бу юнәлештә башланган эшнең нәтиҗәсе дә тиз булды. Иң мөһиме: урындагы башлангычларга “Сәламәт­лек саклау” гомумдәүләт проекты да ярдәмгә килде. Аның “Беренчел медицина-санитар ярдәме күрсәтү челтәрен үстерү” федераль проекты кысаларында сәламәтлек саклау өлкәсендәге объект гаять кыска вакытта сафка басты һәм файдалануга тапшырылды. Бу вакыйганы халык көтеп алды һәм ФАПның ачылу тантанасы Арслан авылында олы бәйрәм рәвешендә үтте. Ә, чынында, шатланмаслык түгел – авылда 400ләп кеше яши, аларның өчтән бере – пенсия яшендә. Янә дә кырыклап кеше инвалид санала, ә алар медицина хезмәткәрләре күзәтүенә аеруча мохтаҗ.
Авылга ямь өстәп торучы ФАПта биредә хезмәт салучыларга уңайлы эш урыннары булдырылган, дәва­ланучыларга исә тиешле уңай шартлар тудырылган. Ул медицина ярдәме күрсәтү өлкәсендәге заманча барлык таләпләргә дә, санитар нормаларга да җавап бирә. Монда фельдшер кабинеты, медицина тикшерүе бүлмәсе, процедуралар кабинеты һәм башка уңайлыклар бар. Яңа бинада шулай ук район дәваханәсе табиблары өчен дә кабул итү бүлмәләре җиһазландырылган. Алар бирегә атнаның аерым көннәрендә килеп, халыкка медицина хезмәтләре күрсәтә.
“Сәламәтлек саклау” проекты буенча тормышка ашырылган чаралардан Кәпәй Кобау авылында файдалануга тапшырылган янә бер яңа ФАПны да күрсәтеп үтик. Районның үзәк дәваханәсе поликлиникасын өлешчә яңарту шулай ук әлеге проект кысаларында мөмкин булды. Биредә үткән төзелеш-ремонт эшләре барышында теркәү кабинеты яңартылды, янә дә саклагыч бүлмәсе җиһазлан­дырылды. Инвалид авыруларны йөртү өчен һәм табибларга урыннарга чыгу максатында дәваханәгә ике махсус автомобиль бүленде. Элегрәк гомумдәүләт проекты ярдәме белән район дәваханәсенә яңа рентген аппараты кайтарылган иде.

Мәдәниятле халык

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты 2019 елда гамәлгә куелган иде. Белүебезчә, аның төп максаты булып Русия халыкларының гаять бай мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү, мәдәни кыйммәтләрдән илнең теләсә кайсы поч­магында нәтиҗәле файдалану мөмкинлекләрен арттыру тора. Бүздәк районында да мәдәни ихтыяҗлар үсүе күзәтелә, халык матур ял итүгә тартыла, мәдәни иҗатка омтылыш көчәя.
Гомумдәүләт проектлары алдында торган төп бурычларның берсе – мәдәният өлкәсенең матди-техник базасын яңарту. Моны хәл итү максатында төбәктә “Мәдәни мохит” программасы эшләнгән, андагы өстен­лекле юнәлешләр булып авыл мә­дәният йортларын һәм клубларны яңарту тора. Мәдәни-ял учрежде­ниеләрен яңарту чараларында катнашу конкурс нигезендә алып барыла. Башкортстан бюджетыннан субсидия алучылар исемлегенә Кәпәй Кобау авыл мәдәният йорты кертелгән. Объектка реконструкция үткәреп, бина түбәсен алыштыруның финанслау күләме 8 миллион сумга якын тәшкил итә. Шулай ук район бюджетыннан да акча бирү каралган, “Кыдаш” хуҗалыгы да матди ярдәм күрсәтә.
Ил дәрәҗәсендәге проектлардан “Иҗат кешеләре” программасы буенча соңгы ике елда район мәдәният бүлеге хезмәткәрләреннән 6 белгеч илнең әйдәүче югары уку йортларында һөнәри камилләштерү курсларында укып чыккан.
Федераль проект кысаларында “Мәдәният волонтерлары” программасы тормышка ашырыла. Ел дәвамында мәдәният хезмәткәрләре волонтерлар сыйфатында фестивальләрдә, бәйрәмнәрдә һәм өмәләрдә катнаша.
“Санлы мәдәният” проекты мәдәни учреждение­ләргә үз аудиторияләрен шактый киңәйтү мөмкинлеген бирде. Район мәдәният бүлеге әлеге проекттан нәтиҗәле файдалана, төбәктә үткәрелгән чаралардан Русиянең махсус порталы аша онлайн-трансляцияләр оештырыла. Бу язмалар махсус платформага урнаштырыла, аларны теләсә кайсы вакытта карарга мөмкин. Хәзерге вакытта әлеге платформада районның мәдәни тормышына кагылышлы дистәгә якын язма саклана. Шуларның берсе, мәсәлән, якташ иҗатчы, киң билгеле рәссам, Кәпәй Кобау авылында туып-үскән Вәкил Шәй­хетдиновның 70 яшьлек юбилеена багышланган. Күзәй авылында оештырылган “Каен бәйрәме” чарасы авыл мәдәният йортының “ВК” төркемендә күрсәтелде. “Илһам чишмәсе” татар фольклор ансамбле әгъзалары каенның файдалы сыйфатлары турында сөйләде, халык ышанулары буенча каенга бәйле мисаллар китерде, җырлар башкарды. Шулай ук халык уеннары күрсәтелде, гореф-гадәтләр тас­вирланды. Бәйрәм турында язмалар платформада урын алды, аның кулланылыш даирәсе киң.
“Санлы мәдәният” проекты ярдәме белән ил буенча меңнәрчә китап электрон чыганакларга күчерелеп, “Милли электрон китапханә” сайтында урнаштырылган. Болар барысы да мәдәни чыганакларны куллану мөмкинлеген арттыра.

Ял паркы балкып тора!

Бүздәк авылында күләмле төзе­лешләр дәвам итү белән бергә, урамнарны, җәмәгать урыннарын төзек­ләндерү киң колач белән бара. Аларны тормышка ашырганда гомумдәүләт проектлары программаларыннан файдалану табигый. Үткән елда, мәсәлән, авыл үзәгендәге ял паркын төзек­ләндерелү тәмамланды, биредә фонтан ачылды. Бер сүз белән әйткәндә, Бүздәкнең Кызыл мәйдан урамы кабатланмас матур төс алды.
“Уңайлы шәһәр мохите” программасы кысаларында район үзәгенең “Төньяк” бистәсендә аеруча колачлы янә бер төзелеш бара – элекке стадион урынында яңа ял паркы корыла. Биредә төзек­ләндерү эшләре үткән елда башланган иде. Проект ике этапта тормышка ашырыла. Узган елда, мәсәлән, ясалма резина өслекле футбол кыры, балалар өчен спорт комплексы төзелгән, ял паркы биләмәсе коймаланып алынган. Икенче этапта башкарыласы төзекләндерү эшләре күләмлерәк, әлбәттә. Проектта җәяүлеләр һәм спортчылар өчен йөгерү юллары, ясалма өслекле баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары каралган. Моннан тыш, көнкүреш-хуҗалык объектлары, биләмәләрне яктырту корылмалары төзү, эскәмияләр урнаштыру күздә тотыла. Янә дә интерактив зоналар һәм күңел ачу мәйданчыклары барлыкка киләчәк.
Подрядчы оешма белгечләре әйтүенчә, хәзерге чорда төзекләндерү эшләренең иң кызган мәле. Күләмле объектларның күбесендә төзелеш тәмамлануга бара. Бригадалар бизәкләү эшләренә тотынган. Муниципаль контрактка ярашлы, яңа ял паркында төзекләндерү эшләрен 1 октябрьгә тәмамлау планлаштырыла.

Фәнүр Гыйльманов, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Бүздәк яңарышка омтыла
Бүздәк яңарышка омтыла
Автор:
Читайте нас: