+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
6 сентябрь 2021, 09:21

Башкортстаннан 15 төр товар конкурста катнаша.

"Русия тәмләткечләре" икенче милли конкурсы старт алганнан бирле илнең 84 төбәгеннән 700дән артык гариза бирелгән. Алар арасында тарихи брендлар да, бөтенләй яңа перспективалы исемнәр дә бар.     #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстаннан 15 төр товар конкурста катнаша.
Башкортстаннан 15 төр товар конкурста катнаша.

"Русия тәмләткечләре" икенче милли конкурсы старт алганнан бирле илнең 84 төбәгеннән 700дән артык гариза бирелгән. Алар арасында тарихи брендлар да, бөтенләй яңа перспективалы исемнәр дә бар. Башкортстан Республикасыннан конкурска Русиядә иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк 15 гариза, төбәк бренды бирелгән. Алар арасында - өчпочмак, башкорт талканы, алкогольсез әче бал, Карамалы тәвә кошы, Бөрҗән балы, кымыз, Башкортстан таҗы, Башкортстан соусы, бал сыры, кәҗә сөте сыры, «Кургазак» минераль суы, башкорт балы.

Хәзерге вакытта гаризалар кабул итү төгәлләнде. Конкурсантларны эксперт комиссиясе һәм кулланучылар бәяли. Катнашучыларның йомгаклау исемлеге www.russiantastes.ru сайтында урнаштырылачак. Якташларыбыз яраткан брендын һәм республиканы хуплый, бөтен илгә танылуга лаеклы катнашучы өчен тавыш бирә алачак.

Исегезгә төшерәбез, мондый конкурслар "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты нигезендә үткәрелә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
 
Башкортстаннан 15 төр товар конкурста катнаша.
Башкортстаннан 15 төр товар конкурста катнаша.
Автор:
Читайте нас: