- Ворлдскилс чемпионатында 4,5 мең кеше катнашты. Алар 9 мәйданчыкта көч сынашты. Бездә 140 хезмәт юнәлеше бар. Соңгы вакытта һөнәри белем бирүгә игътибар арта. Әле берничә ел элек кенә колледжларга керү өчен конкурс юк диярлек иде. Соңгы елда кайбер колледжларга керү өчен бер урынга 16 кеше туры килде. 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 65 проценты быел колледжларга укырга керде. Бары 35 проценты гына 10нчы сыйныфка килде. Һәм бу саннар үсәчәк әле, - диде Айбулат Хаҗин.
Министр билгеләвенчә, һөнәри белем бирү уку йортларын модернизацияләргә кирәк. Моның өчен "Мәгариф" гомумдәүләт программасы да ярдәм итә. Бездә бүген 67 остаханә бар. Бу җәһәттән Вородскилс чемпионаты зур ярдәм күрсәтте. Әлеге чара яңадан 100гә якын остаханә ачарга ярдәм итә.
- Әмма безгә уку гына түгел, колледж тәмамлаганнарның эш таба алуы да мөһим. Без тиешле белем бирә алабызмы? Алар шушы станокларда эшли алырмы? Менә шул безне борчырга тиеш. Шул ук вакытта безгә укытучылар эшенә дә игътибар итәргә кирәк. Алар лаеклы эшчеләр әзерли белергә тиеш. Моның өчен без федераль үзәккә шундый башлангыч белән чыктык. Әгәр дә бу яклау тапса, ел саен 5 меңнән күбрәк кеше бирегә стажировка үтәргә киләчәк, - диде ул.
Чарада Стәрлетамак күппрофильле колледжы директоры Антонина Усевич та катнашты. Ул колледжның эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итүе турында сөйләде.
- Уку программасын төзегәндә үк без эш тәкъдим итүчеләр белән аралашабыз. Укучылар станокларда эшләргә өйрәнеп чыга. Эш табу да алар өчен авыр түгел. Оешмалар мондый белгечләргә кытлык кичерә, шуңа да 4нче курстан ук алар эшли башлый. Әмма аларның хезмәт хакы бик түбән, - диде ул.
Колледжларның тагын бер үзенчәлеге - студентлар берничә диплом ала. Бу - аеруча авыл җирендә кирәкле юнәлеш. Бу да аларның эшсез калмавына ышаныч тудыра. Чарада Башкортстан "Сода" компаниясе вәкиле Константин Ануфриев та катнашты. Ул яшьләрнең озак вакыт бер урында эшләмәвен телгә алды. Моңа да түбән эш хакы сәбәпче.
- Яшьләр бездә тәҗрибә туплый да, китә. Ә күпләр республикадан чит өлкәләргә дә китә. Без аларны үзебездә калдыру өчен төрле социаль ярдәм күрсәтергә тырышабыз, - диде ул.