+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 декабрь 2021, 09:48

Уфада «Шәһәр риваятьләре» мобиль кушымтасы эшли башлады

Уфада «Шәһәр риваятьләре» мобиль кушымтасы эшли башлады. Анда Башкортстан башкаласы буйлап экскурсияләр һәм тематик сәяхәтләр өчен гадәти булмаган маршрутлар тупланган.

Уфада «Шәһәр риваятьләре» мобиль кушымтасы эшли башлады
Уфада «Шәһәр риваятьләре» мобиль кушымтасы эшли башлады

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты кысаларында республикада күп эшләр башкарыла.

Уфада «Шәһәр риваятьләре» мобиль кушымтасы эшли башлады. Анда Башкортстан башкаласы буйлап экскурсияләр һәм тематик сәяхәтләр өчен гадәти булмаган маршрутлар тупланган.
 
Сервис Башкортстан башкаласы халкы һәм кунаклары өчен билгеләнгән - һәр кулланучы өчен авторлар кызыклы темалар һәм локацияләр табарга тырышкан. Проект - 2020 елда эчке һәм чит ил туризмын үстерүгә субсидияләр бирүгә Туризм буенча федераль агентлык конкурсында җиңүче 17 төбәк проектының берсе. Эшкуар алган грант күләме - 2,4 миллион сум.

– Мондый проектларга ярдәм итүче федераль һәм төбәк чаралары Башкортстанның экскурсия хезмәтләре базары ассортиментын үстерергә, яшьләр арасында экскурсия хезмәтләренә ихтыяҗны арттырырга, яңа маршрутлар формалаштырырга, шулай ук заманча санлы технологияләрне куллану юлы белән экскурсия тәкъдимнәрен диверсификацияләргә ярдәм итә, – дип шәрехли Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Ринат Фәтхуллин.

- Мобиль гид ярдәмендә уңайлы вакытта һәм ирекле ритмда смартфонлы һәр кеше кызыклы сәяхәткә чыгып, яңа мәгълүматны белә ала. Экскурсияләрне үткән өчен кулланучыга баллар бирелә һәм проект партнерларына бонуслар һәм бүләкләр ача торган дәрәҗәләр бирелә, - дип сөйләде проект авторы һәм эшмәкәр Ольга Хәйретдинова.

Эшкуар билгеләп үткәнчә, пандемия чоры экскурсоводларны үз эшчәнлеген яңадан карарга һәм Уфада экскурсия эшен үстерүнең альтернатив вариантын табарга мәҗбүр иткән. Мобиль экскурсияләр сервисы «Уфа экскурсоводы» бюросы өчен яңа юнәлеш булды. Инде уңайлы экскурсияләрдән тыш, тиздән кулланучылар өчен яңа форматлар – шәһәр квестлары, йөгерү экскурсияләре, инглиз һәм башкорт телләрендә аудиогидлар, мультимедиа форматындагы VR/AR һәм башка кызыклы функцияләр булачак.

Фото: http://landscrona.ru/ufa
 
Уфада «Шәһәр риваятьләре» мобиль кушымтасы эшли башлады
Уфада «Шәһәр риваятьләре» мобиль кушымтасы эшли башлады
Автор:
Читайте нас: