+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
23 декабрь 2021, 10:31

Санкция дөнья базарына юл ачты

Республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты буенча еллык индикатор күрсәткече тугыз айда үтәлде.АКШ, ниһаять, Русияне дөнья базарында азык-төлек поставкалаучы ил буларак кына түгел, ә глобаль сәүдә мәйданында төп көндәше буларак та кабул итә башлады.

Санкция дөнья базарына юл ачты
Санкция дөнья базарына юл ачты

Республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты буенча еллык индикатор күрсәткече тугыз айда үтәлде.АКШ, ниһаять, Русияне дөнья базарында азык-төлек поставкалаучы ил буларак кына түгел, ә глобаль сәүдә мәйданында төп көндәше буларак та кабул итә башлады. Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларындагы эшләр илебезне азык-төлек экспорты буенча хезмәттәшлекне үстерүгә дә, үзебездә авыл хуҗалыгын технологик коралландыруга да зур этәргеч бирде. Телгә алынган гомумдәүләт проекты кысаларында «АПК продукциясе экспорты» юнәлеше буенча Русия, соңгы еллардагы Көнбатыш эмбаргосына карамастан, дөньяның дистәләрчә иле белән сәүдә мөнәсәбәтләрен яхшыртты.Проектның төп максаты - 2024 елга кадәр агросәнәгать продукциясе экспортын 45 миллиард долларга җиткерү. Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу елның гыйнварыннан ноябрь аеның соңгы атнасына кадәр вакыт эчендә илебезнең аграр экспорт күләме, узган елның шушы чоры күрсәткече белән чагыштырганда, 20,4 процентка артып, 30,4 миллиард долларга җиткән. «Агроэкспорт» федераль үзәге белешмәсеннән күренүенчә, шушы вакыт эчендә чит илләргә ашлык, май-жир, азык һәм эшкәртү сәнәгате продукцияләре озату күләме арткан. Шушы ук чыганак мәгълүматларына караганда, Русия ел йомгаклары буенча быел да агросәнәгать экспорты күләмен үстерүче илләр арасында лидерлар исемлегендә калачак. Гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга Башкортстан нинди өлеш кертә? Елның корылыклы килүе куелган бурычларны үтәүдә кыенлыклар тудырмыймы?

Илебезнең аграр продукциясен күпләп алучы илләр исемлеге соңгы елларга кадәр Кытай, Казахстан, Төркия, Корея һәм Мисыр белән генә чикләнә иде. Узган ун ай йомгакларына караганда, аның шактый тулылануы күзгә ташлана.

Гомумән, экспорттагы керем структурасында быел да иң зур урынны иген культуралары били. Ул илгә 8 миллиард доллар күләмендә керем биргән һәм үсеш былтыргы чордан 9 процент тәшкил итә. Ихтимал, Русия Хөкүмәте экспорт пошлинасын кертмәгән булса, бу сан тагын да югарырак күренер иде. Ашлыкны иң күп алучы илләр - Төркия һәм Мисыр. Ел башында ук иң зур үсешнең май-жир тармагында булачагы фаразланган иде һәм бу өметләр акланды. Ел дәвамында аның үсеше 47 процентка җитеп, кереме 5,5 миллиард долларга якынлашты. Аның төп импортерлары - Төркия һәм Кытай.

Шунысы да игътибарга лаек: Русиянең иң эре импортерлары булып быел да Евросоюз кала. Алар, 4 миллиард долларлык аграр продукция сатып алып, узган елдагыдан үсешне 43,1 процентка арттырды. Төркия Русия импортын былтыргыдан, шулай ук, 33 процентка үстерде.

Белешмә. Федераль аграр тармак министры Дмитрий Патрушев чыгышыннан күренүенчә, Русия 2019 елда 25,6 миллиард долларлык аграр продукция экспортлаган. Узган елда бу күрсәткеч 30,5 миллиард доллар тәшкил иткән. Быел аның 34-35 миллиард долларга җитүе көтелә. Илдә агроэкспортны үстерү стратегиясенә ярашлы, 2030 елга әлеге күләмне 47,1 миллиард долларга җиткерү бурычы куела. Экспертлар фикеренчә, дәүләт тарафыннан аграрийларга бу юнәлештә өстәмә ярдәм булмаган очракта да әлеге үргә җитү мөмкинлеге зур.

Русия Хөкүмәте аграр хуҗалыкларга чит илләр белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә булышлык итүче карарлар кабул итте. Әлеге документларга ярашлы, мәсәлән, чит илгә озатылган продукцияне сертификатлау өчен бирелгән субсидиягә дәгъва итүче пред­приятиеләр саны бер ел эчендә генә дә өч тапкырдан күбрәккә арткан. Моңа кадәр тышкы сәүдәгә продукция озатучы үзе генә субсидия алган булса, яңа карар буенча, хәзер аграр продукцияне экспортлаучы арадашчылар белән эшләгән очракта, алар да дәүләт ярдәменә өмет итә алачак.

Әйтергә кирәк, Русиянең авыл хуҗалыгы продукциясе әлеге вакытта дөньяның 160тан артык иленә озатыла. Якын Көнчыгыш, Көнчыгыш һәм Көньяк Азия, Африка, Евросоюз һәм БДБның күпчелек илләре белән ике яклы сәүдә хезмәттәшлеге, икътисади мөнәсәбәт­ләр елдан-ел ныгый.

Башкортстан аграрийлары федераль проект кысаларында кабул ителгән төбәк проектында колачлы максатлар билгеләде.

- Федераль проект авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен чын мәгънәсендә үсешкә, тармакны техник коралландыруга һәм хезмәтне оештыруда яңа алымнарны куллануга этәргеч, башлангыч бирүче «старт мәйданчыгы» булды, - ди республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Төбәк проекты максатларына ярашлы, быел аграр экспорт күләме 157,3 миллион долларга җитәргә тиеш иде. Әмма елның тугыз аенда ук аның күләме 236,6 миллион долларга җитте һәм 2021 елга билгеләнгән индикатордан 70 миллион долларга күбрәк булды.

Әйткәндәй, быел аграр экспортта Чишмә май сыгу заводының уңышлы эшләве күзәтелә. Ел башыннан биредән Кытайга берничә мең тонна рапс мае озатылган. Туймазыдагы «Фабрика сладостей» сәүдә йорты компаниясенең Төркия, Иран һәм Ирак белән төзелгән килешүләренә дә өмет зур.

Соңгы елларда дөнья сәүдә базарында балга да ихтыяҗ үсүе күзәтелде. Әмма, вице-премьер билгеләвенчә, әлегә кадәр Башкортстан балы, бренд продукциясе буларак, дөнья базарында лаеклы танылу ала алмый. Сәбәбе - шифалы ризыкның бәясе республикадагы белән чагыштырганда, дөнья базарында ике тапкыр арзанрак булуында. Шулай да, узган ел йомгаклары буенча, Башкортстан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Канадага, Кореягә һәм Казахстанга барлыгы 47,5 тонна бал озаткан иде.

- Көнбатышның Русиягә карата булган санкцияләре илебездә аграр җитештерүгә «аяк чала» алмады, киресенчә, эчке сәүдә базарында гына түгел, безгә чит илләр белән хезмәт-тәшлек урнаштырырга да булышлык итте, - ди Илшат Фазрахманов. - Русия бүген дә бөтендөнья сәүдә мәйданчыгында төп авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче булып калуын дәвам итә. Мондый абруй Башкортстан өчен дә мөһим. Русиянең уртасында урнашуыбыз безгә Азия белән дә, Европа илләре белән дә эшлекле сәүдә мөнәсәбәтләренә юл ача һәм без бу мөмкинлекне файдалана белергә, кулдан ычкындырмаска тиешбез.

Белешмә. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, әлеге вакытта Башкортстанда җитештерелгән аграр продукцияне дөньяның иллегә якын иле сатып ала. Беренче «бишлек» тә - Казахстан, Латвия, Таҗикстан, Кытай һәм Үзбәкстан. Шулай ук, Пакистан, Монголия, Литва, Норвегия, Беларусь һәм Иранга озатылган продукция күләме дә артуга бара.

Аграр экспертлар фикеренчә, Русия Хөкүмәтенең аграр экспортны арттыруга булышлык итүче комплекслы ярдәм чаралары да бик вакытлы булды. Быел, мәсәлән, республика экспортерлары дәүләт ярдәме рәвешендә логистика чыгымнарын компенсацияләүгә - 141,1 миллион сум, сертификат алуга 1,4 миллион һәм майлы культуралар җитештерүне арттыруга 24 миллион сум субсидия алды.

Ел тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Һәм хәзер үк Башкортстан аграрийларының ил Президенты Владимир Путин экспортны үстерү юнәлешендә куйган бурычларны арттырып үтәячәгенә шик юк. Мәскәүдә узган «Алтын көз» күргәзмәсендә республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов быел Башкортстанда аграр экспорт күләменең, былтыргыдан 20 процентка артып, 200 миллион долларга җитәчәге турында белдергән иде. Ведомство башлыгы Илшат Фазрахманов күптән түгел әлеге бурычның ел тәмамланырга өч ай алдан ук үтәлүе һәм бу юнәлештә дәвам иткән хезмәттәшлекнең республика аграрийларына яңа мөмкинлекләр ачуы турында хәбәр итте.

- Республиканың аграр экспорт буенча максатлы күрсәткечләре бар, - диде ул. - Соңгы ике елда без игътибарны җитештергәнне чимал рәвешендә сатуга түгел, ә күбрәк әзер породукция буларак сату бурычын куйдык. Экспортның күп өлешен эшкәртү сәнәгате продукциясе алып тора. Ашлык килеш озату чикләнде, ягъни ул экспорт өлешендә 15-16 проценттан артмый. Безнең чит илләргә җибәрелгән продукциядә май-жир өстенлек алган һәм гомум өлештә аның күрсәткече 56 процентка җитә.


Олег Төхвәтуллин.

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Санкция дөнья базарына юл ачты
Санкция дөнья базарына юл ачты
Автор:
Читайте нас: