+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
24 февраль 2022, 09:06

Туристлар Башкортстанны ярата!

Бу өлкәне тагын да үстерүгә игътибар артачак

Туристлар Башкортстанны ярата!
Туристлар Башкортстанны ярата!

Узган елда Башкортстанга 3,48 миллион турист килгән, бу, 2020 елга караганда, 17 процентка күбрәк. Башлыча, республиканы Чиләбе һәм Ырынбур өлкәләреннән, Татарстаннан, Мәскәүдән һәм Ханты-Манси автономияле округыннан килгән кунаклар яратты.

- 2021 ел нәтиҗәләре буенча туристларның уртача чегы көненә 2391 сум тәшкил итте, ә сәфәрнең уртача озынлыгы ике тәүлеккә тигез иде, - диде республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Ринат Фаткуллин, - Уртача чекны арттыру ысулларының берсе - кешегә күбрәк товар һәм тиешле хезмәтләр тәкъдим итү, бу туристик продуктны төрлеләндерергә тиеш.

Ринат Фаткуллин билгеләгәнчә, чит шәһәр туристларының ял көне турларына ихтыяҗы зур - кешеләр ялларга якындагы төбәкләрдән, Башкортстанның табигать һәм мәдәнияте белән танышу өчен киләләр.

Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга 2030 елга кадәр Русия казнасыннан 529 миллиард сум акча бүлү планлаштырыла, ә тагын 72 миллиард сум төбәк акчаларыннан китәчәк. Хакимият фикеренчә, бу елына 65 миллионнан 140 миллион баруга кадәр эчке туристлар агымын үстерергә, шулай ук 4,7 миллионга якын яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: ufa.mk.ru

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Туристлар Башкортстанны ярата!
Туристлар Башкортстанны ярата!
Автор:
Читайте нас: