+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
23 Май 2022, 09:55

Бушлай яңа һөнәр аласыгыз киләме?

Башкортстан халкы яңадан укыту программасында катнашу өчен 3,3 меңнән артык гариза тапшырган.

Бушлай яңа һөнәр аласыгыз киләме?
Бушлай яңа һөнәр аласыгыз киләме?

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында яңадан укыту һәм һөнәри белем бирү федераль программасында беренче 19 катнашучы дәресләргә керешкән инде. Агымдагы елның 11 маена булган мәгълүматларга караганда, 3369 гариза килгән, шуларның 1410ы мәшгульлек үзәкләре тарафыннан хупланган.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда локаль хезмәт базары ихтыяҗларыннан чыгып формалаштырылган 965 белем бирү программасы бар.

- Ресторан бизнесында start-up, проект эшчәнлеген оештыру, таргетинг, кризиска каршы идарә, корпоратив идарә, ESG – трансформация, товарлар, хезмәт күрсәтү, сатып алу өлкәсендә контракт идарәчесе, документлар белән идарә итү һәм тәэмин итү, кадрлар менеджменты кебек юнәлешләргә ихтыяҗ аеруча зур. Төбәктәге һөнәри белем бирү юнәлешләренең тулы исемлеге белән “Русиядә эш” порталында укуга гариза тутырганда танышырга мөмкин, - ди Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.

50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, шулай ук пенсия алды яшендәге кешеләр; декрет ялындагы яшь әниләр; хезмәт мөнәсәбәтләрендә булмаган һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызлар, 35 яшькә кадәрге яшьләрнең аерым категорияләре, шулай ук эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсез гражданнар һәм эштән бушатылу куркынычы янаган хезмәткәрләр бушлай укулар узарга мөмкин.

“Русиядә эш” бердәм санлы платформасында гариза биргәннән соң халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә профильләштерү узарга кирәк. Белгечләр программаны старт күнекмәләрен исәпкә алып сайларга ярдәм итәчәк.

Уку тәмамланганнан соң тыңлаучыларга яңа белгечлек буенча эш гарантияләнгән.

Фото: bash.news

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Бушлай яңа һөнәр аласыгыз киләме?
Бушлай яңа һөнәр аласыгыз киләме?
Автор:
Читайте нас: