+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
7 июнь 2022, 09:43

Төзелеш белгечлеге буенча һөнәрне бушлай аласың киләме?

Русия Төзелеш министрлыгының “Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” проекты, һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (WorldSkills Russia) белән берлектә, илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында гражданнарның кайбер категорияләренә төзелеш һөнәрләре буенча бушлай өстәмә һөнәри белем алырга мөмкинлек бирә.

Төзелеш белгечлеге буенча һөнәрне бушлай аласың киләме?
Төзелеш белгечлеге буенча һөнәрне бушлай аласың киләме?

Аның ярдәмендә гражданнар җәмгыять тарафыннан кирәкле белем һәм күнекмәләр, эшкә урнашуга күбрәк шанслар ала алачак.

Яңа белгечлекне түбәндәге категория гражданнар ала ала:
- 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр,
- пенсия алды яшендәгеләр,
- бала өч яшькә җиткәнче декрет ялындагы хатын-кызлар,
- 7 яшькә кадәрге балалары булган эшләмәүче хатын-кызлар,
- 35 яшькә кадәрге яшьләр, дүрт ай дәвамында һәм аннан да күбрәк эшләмәгәннәр (аларның хәрби билеты, яки аттестаты булырга тиеш),
- урта һөнәри яисә югары белеме булмаганнар,
- эштән азат ителү куркынычы астындагылар,
- быел урта һөнәри белем яисә югары уку йортын тәмамлаганнар,
- яшәү урыны буенча мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән, белгечлеге буенча кулай эш табылмаганнар.

Өстенлек 30 яшькә кадәр кешеләргә бирелә.

- Кадрлар белән тәэмин итү теләсә кайсы тармак өчен мөһим роль уйный, шул исәптән төзелеш тармагы өчен дә, - ди Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов. - Мондый масштаблы проектлар эшче һөнәрләрне популярлаштыруга гына түгел, кирәкле белгечләр белән резерв формалаштыруга да ярдәм итә. Безнең гражданнар өчен бу - яңа һөнәр яисә белгечлек алу өчен бик яхшы мөмкинлек.

Фото: bash.news

Чыганак: https://kiziltan.ru/

 

Төзелеш белгечлеге буенча һөнәрне бушлай аласың киләме?
Төзелеш белгечлеге буенча һөнәрне бушлай аласың киләме?
Автор:
Читайте нас: