+12 °С
Облачно
Новости
20 Июня 2022, 04:30

Башкортстан балы Франциягә китте

Русия Президенты Владимир Путин указы белән оештырылган “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты Башкортстанда уңышлы тормышка ашырыла.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан балы Франциягә киттеБашкортстан балы Франциягә китте
Башкортстан балы Франциягә китте

Франциянең Марсель шәһәренә бер тоннадан артык башкорт балы озатканнар.

Төбәктәге “Россельхознадзор” матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Франциягә бал озату соңгы елларда беренче тапкыр оештырылган. Экспортка хокук алу өчен Башкортстан предприятиесе сертификациянең барлык кирәкле процедураларын үткән һәм «Цербер» экспортерлар реестрына кертелгән.

"Йөк төяп озатыр алдыннан гомум авырлыгы 1020 килограмм булган барлык партия тикшерелде, ә алынган бал үрнәкләре лаборатор тикшеренүләр үтте. Әлеге тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча татлы продукциягә 5G формасындагы экспорт ветеринария сертификаты һәм ЕС сертификаты тапшырылды», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Балны самолет белән җибәргәннәр.

Фото: Яндекс Новости

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Башкортстан балы Франциягә китте
Башкортстан балы Франциягә китте
Автор:
Читайте нас